Шәмсия Җиһангирова Габдулла Тукай премиясенә лаек дип саныйбыз
Быел Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар арасында безнең яраткан шагыйрәбез «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», Язучылар берлеге әгъзасы,Сәҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстан журналистлары конкурсы "Бәллүр каләм"- иясе Шәмсия Гатуф кызы Җиһангированы күреп бик куандык, без аны бу премияне алырга лаек кеше дип ышанабыз. Бездә "Бар язганы -моңлыларга, зарлылар өчен түгел!"-дип...
Быел Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар арасында безнең яраткан шагыйрәбез «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», Язучылар берлеге әгъзасы,Сәҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстан журналистлары конкурсы "Бәллүр каләм"- иясе Шәмсия Гатуф кызы Җиһангированы күреп бик куандык, без аны бу премияне алырга лаек кеше дип ышанабыз.
Бездә "Бар язганы -моңлыларга, зарлылар өчен түгел!"-дип исемләнгән матур очрашу да булып узды .
Шигырь язу рәхәттерме, белмим,
Дөрес җавап нинди буладыр?
Ләкин шигырь күкләрдә яралып,
Җан газабы аша туадыр... .
Ә шагыйрьләр җиһанга әнә шул җан газабы аша туган сүзләрне - күңел авазларын ирештерер өчен яралган илаһи затлардыр....
Шәмсия ханымның тылсымлы сүз көче бүген генә гашыйк булган яшьләргә дә, тирән уйга чумган өлкәннәргә дә, дөньябызга әле генә күзләре ачылган нәниләребезгә дә тәэсир итә. Бездәй Адәм балаларының үз гомере буена әйтергә теләп тә әйтә алмыйча интеккән сүзләрен, хисләр ташкынын тыя алмаганда ул безне шигырьгә мөрәҗәгать иттерә.
"Шәмс-кояш дигән сүз. Шәмсия-димәк, кояшка ия,кояш кебек шагыйрә. Аның исеменә җисеме бик тә туры килә.Ул татар шагыйрләре арасында балкып торган кояшка тиң шагыйрәбез. Ул мөләем,чибәр,горур, кояш кебек балкып бар тамашачыны ике сәгать ярым магнит кебек үзенә тартып торды. Матур аһәңле тавышы белән укыган шигырьләре, моңлы җырлары халыкны әсир итте.
Шигырь язу өчен күңелнең мөлдерәп тулуы, сонгы тамчының ташуы кирәкдер. Юкса түбәндәге шигырь юллары туыр идемени
Бер олгаям,бер яшәрәм,
Бер сүнәм -бетә көчем,
Бер елыйм да бер көләм мин
Дүрт юллык шигырь өчен....
Шундый газапларда туган шигырь ихлас буладырда. Шигырь сине бөтереп алып, үзе артыннан алып китеп, уйланырга мәҗбүр итә икән, димәк ул үзенең укучысын тапкан дияргә була.Мин моны китапханәче буларак та исбатлый алам,чөнки Шәмсия Җиһангированың шигырь китаплары киштәдә тузан җыеп ятмый,аны укыйлар, яраталар.Шигырьләрнең һәрбер юлы - киләчәк буыннарга васыять булып калырлык олы мирас.
Без шигырь җанлы Карауҗа халкы аңа олы ихтирамыбызны җиткереп,сихри шигырь дөньясын иңләп,шагыйрь язмышы, шигырь язмышы хакында сөйләшә алганыбыз өчен,аңа ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.Сезнең белән үткәргән бу кич шигырь яраткан тамашачыларыбыз күңелендә матур хәтирә булып мәңге сакланыр дип уйлыйм.
Дания Җиһаншина,
Карауҗа авыл китапханәсе мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев