Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

СЕЗ НӘРСӘ УКЫРГА ТЕЛИСЕЗ?

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Безнең бар тырышлыгыбыз - сезнең өчен! Бу тормышта чыгып торган аңлашылмаучылыкларга, күңелегездә туган сорауларыгызга ачыклык кертергә тырышабыз. Тиешле оешмаларга барып җаваплы кешеләрдән аңлатмалар алабыз. Шулай итеп, сезгә, бигрәк тә авылда яшәүче өлкәннәргә, уңайлыклар тудырабыз. Әлбәттә, яшь буынны да онытмыйбыз: балаларыбыз тәүфыйклы булып үссен өчен, газета битләрендә милли...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Безнең бар тырышлыгыбыз - сезнең өчен! Бу тормышта чыгып торган аңлашылмаучылыкларга, күңелегездә туган сорауларыгызга ачыклык кертергә тырышабыз.

Тиешле оешмаларга барып җаваплы кешеләрдән аңлатмалар алабыз. Шулай итеп, сезгә, бигрәк тә авылда яшәүче өлкәннәргә, уңайлыклар тудырабыз. Әлбәттә, яшь буынны да онытмыйбыз: балаларыбыз тәүфыйклы булып үссен өчен, газета битләрендә милли тәрбия чараларын даими яктыртып барабыз.
Әмма тормыш бер урында таптанмый, үзгәрә, илебездә дә үзгәрешләр булып тора әнә. Сезнең «Яшел Үзән»дә яңа темаларга багышланган мәкаләләр күрәсегез киләдер, әлбәттә. Бу - табигый. Шуларны белгертсәгез иде безгә. 2012 елның икенче яртысында, күбрәк, нәрсә турында укыйсыгыз килә? Сездән тәкъдимнәр көтеп калабыз. Бергә булыйк!
Билгеле, газетабызны даими укып барган кеше ота. Ул, өеннән дә чыкмыйча, районыбызда һәм шәһәребездә булган хәлләр, яңалыклар белән дә танышып бара. Җыеп кына әйткәндә, без сезне «Яшел Үзән» газетасына язылырга чакырабыз.
Аның бәяләре түбәндәгечә:
- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм I, II төркем инвалидлар өчен - 237 сум 48 тиен;
- Газета шул категория ташламаларына ия кешеләр өчен почта бүлегенең абонент тартмасына килгән очракта - 226 сум 20 тиен;
- Газетаны редакциягә килеп алырга теләүчеләр өчен - 198 сум;
- Почта бүлегенең абонент тартмасына салынганы - 250 сум 20 тиен;
- Хат ташучы өегезгә китереп биргән очракта - 264 сум 36 тиен.
Бакчаларыгызда язгы эшләргә тотынганчы, хәзер үк язылып куйсагыз, җаныгыз тыныч булыр иде. Рәхмәт сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев