Сакаллы мәсьәләләр аз түгел
Дүшәмбе көнне Яшел Үзән муниципаль район Советының икенче чакырылыш халык депутатлары ХI сессиягә җыелды. Сессия эшендә оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Депутатлар ике айлык тәнәфестән соң беренче тапкыр җыелды, шуңа күрә сораулар, хәл ителәсе мәсьәләләр дә шактый күп иде. «Яшел Үзән муниципаль районы 2011-2015 елларда...
Дүшәмбе көнне Яшел Үзән муниципаль район Советының икенче чакырылыш халык депутатлары ХI сессиягә җыелды. Сессия эшендә оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Депутатлар ике айлык тәнәфестән соң беренче тапкыр җыелды, шуңа күрә сораулар, хәл ителәсе мәсьәләләр дә шактый күп иде.
«Яшел Үзән муниципаль районы 2011-2015 елларда социаль-экономик үсеше» программасы проектын район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Грушин тәкъдим итте.
Әлеге программаның төп максаты - районның конкуренциягә сәләтен арттыруга нигезләнеп, халыкның яшәү сыйфатын күтәрү, муниципаль районның интенсив динамика белән социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү.
Әлеге программаның проектын депутатлар бертавыштан кабул итте һәм 2011 елның 25 октябрендә 16 сәгатьтә Горький исемендәге мәдәният сараенда җәмәгать тыңлауларын оештыру көнен билгеләде.
Район бюджеты 2011 елның беренче яртыеллыгына ни дәрәҗәдә үтәлүе, башкарма комитетның резерв фонды үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы җитәкчесе О.Дегтева чыгыш ясады.
«2011-2020 елларда коммуналь инфраструктураның комплекслы үсеше һәм Яшел Үзән муниципаль районында торак фондын модернизацияләү» программасының проектын башкарма комитет җитәкчесе И.Мәхмүтов тәкъдим итте. Шулай ук 2007 елның 19 октябрендә кабул ителгән пассажирлар йөртү положениесенең үтәлеше, 2011-2012 елларда район башкарма комитеты карамагында булган учреждениеләренең ягу сезонына әзерлеге турында да сөйләде. Быел шәһәр һәм районда, алдагы еллардагы белән чагыштырганда, ягу сезоны 10 көнгә алданрак башланды, шулай да кайбер авыл җирлекләрендә әзерлекләре чамалы булу сәбәпле, планлаштырылган вакытта ягу сезонын ачып җибәрә алмадылар. Шул сәбәпле, кайбер авыл җирлеге башлыкларына кызарырга да туры килде.
Тагын бер игътибарга лаек мәсьәлә - ул да булса районның авыл җирлекләрендә сәламәтлек саклауның торышы, авыл җирендә яшәүче медицина хезмәткәрләрен социаль яклау. Болар хакында районның баш табибы И.Һидиятов чыгыш ясады.
Авыл ФАПларының торышы турында сүз күптән барса да, анда әле дә булса проблемалар җитәрлек, кайсыберләрендә стационар телефон да юк, канализация турында әйтергә дә кирәкми. Юлсызлык та авыл фельдшерларының үзәгенә үтә. Бу - сакаллы проблемалар. Аларны хәл итү һаман да чишелмичә кала бирә.
Шулай ук И.Һидиятов «Сәламәтлек» илкүләм проектына караган программа буенча ниләр эшләнгәнен дә бәян итте.
Боз сараенда районның контроль-хисап палатасы үткәргән тикшерү нәтиҗәләре турында шушы палатаның җитәкчесе Э. Мөстәкыймов чыгыш ясады. Боз сараенда шактый гына җитешсезлекләр ачыкланган. 700 мең сумга якын акчаның максатчан тотылмавы беленгән.
Тәртип саклау, регламент һәм депутат этикасы даими комиссиясенең рәисе Ф.Шәмсиев депутатлар алдында комиссиянең эшләгән эше турында хисап тотты.
Депутатлар Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе итеп Ольга Юрьевна Фасеева кандидатурасын яклап тавыш бирде.
Илдар ГАБИДУЛЛИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев