Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабантуйлар чыңы язгы яшен булып яшьнәсен

11 июньдә Яшел Үзәннең Мирный бистәсендә узган район Сабантуй бәйрәме узган еллардагыдан тагын да матуррак, ямьлерәк булуы белән истә калыр һәркайсыбыз күңелендә. Бәйрәмне үткәрү тәртибенә билгеле бер өстәмәләр кертелсә дә, бер нәрсә үзгәрешсез кала: игенченең - табыннарыбыз күрке булган икмәк, ит һәм сөт җитештерүчеләрнең урыны, һәрвакыттагыча, түрдән. Әлифел ТАРАЗОВА Ел...

11 июньдә Яшел Үзәннең Мирный бистәсендә узган район Сабантуй бәйрәме узган еллардагыдан тагын да матуррак, ямьлерәк булуы белән истә калыр һәркайсыбыз күңелендә. Бәйрәмне үткәрү тәртибенә билгеле бер өстәмәләр кертелсә дә, бер нәрсә үзгәрешсез кала: игенченең - табыннарыбыз күрке булган икмәк, ит һәм сөт җитештерүчеләрнең урыны, һәрвакыттагыча, түрдән.

Әлифел ТАРАЗОВА

Ел дәвамында басу-кырларда, фермаларда тырышып эшләгән игенчеләрнең, терлекчеләрнең, бүтән тармакта хезмәт куючыларның шатлык-куанычларын уртаклашырга дип, Сабантуйга бик күп дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковны, Россия финанс министры урынбасары Алексей Лавровны, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусевны, тугандаш Домодедово шәһәреннән делегацияне, халкыбызга хас кунакчыллык күрсәтеп, ипи-тоз һәм татлы чәкчәк белән каршы алдылар.
Бәйрәм башланыр алдыннан кунакларның мәйдан хуҗалары - Яшел Үзәннең эшчән, тырыш халкы белән якыннан танышу мөмкинлеге булды. Игенченең авыр хезмәтен бәяләр өчен, җир сукаларга тәкъдим иттеләр кунакларга. Мәскәү кунагы - якташыбыз Алексей Михайлович Лавров (Обсерватория мәктәбен тәмамлаган), пычрак эш дип чирканып тормады, ат белән менә дигән итеп җир сукалады. Эшне күзәтеп торган шәһәрдәшләребез һәм кунаклар фикеренчә, бөтен технологияләр дә сакланган иде.
«Туган авылым» почмагында һөнәрчеләр: тимерчеләр, чүлмәк ясаучылар, агачтан уеп төрле кирәк-ярак ясаучылар, итек басучылар, чигүчеләр эше белән танышты кунаклар. Премьер-министр Татарстанның танылган тимерчесе Алмаз Казаковның тимерче станогында акча да сугып карады.
Татарстан халыклары ассоциациясенең Яшел Үзән вәкилләре әзерләгән табыннар һәркемнең күзен кызыктырырлык иде. Мәктәп ашханәләренең аш пешерү осталары, татар, башкорт, үзбәк, украин, казах, әрмән халкы ризыкларын пешереп, үзләренең осталыгын күрсәтте. Һавага күтәрелгән ак күгәрченнәр - республикада яшәүче халыклар дуслыгын гәүдәләндерде.
Бәйрәм кунаклары балалар сабан туе хуҗалары, спортчылар, рәссамнар, яшь талантлар, һөнәр осталары ярминкәсенә килүчеләр, шулай ук фермерлар белән аралашты.
Җырлы-биюле тамаша - Сабантуйның кереш өлеше. Мюзикл буларак әзерләнгән бу тамашаны олысы да, кечесе дә карарга тырыша. Анда төрле иҗат коллективларында шөгыльләнүче 600дән артык бала һәм алар белән бергә футбол, фигуралы шуу, гимнастика, көрәш буенча булачак ил чемпионнары катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Яшел Үзән халкын һәм кунакларны милли бәйрәмебез белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде һәм Татарстан Президентының яшел үзәнлеләргә җибәргән котлау хатын укыды. Түбән Карамалыда Логистика үзәге, «Яңа Тура» предприятиесе төзелү (анда якынча 30 мең кешегә эш булыр дип фаразлана), Свияжск кала-утравын тәртипкә китерү киләчәктә Яшел Үзәннең икътисадый йөзен билгеләр дип белдерде ТР Хөкүмәте башлыгы. Һәм ул күпьеллык намуслы хезмәте белән район һәм республиканың социаль-икътисадый, мәдәни үсешенә зур өлеш керткән бертөркем хезмәт алдынгысына Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында «Майский» теплица комбинаты» ширкәте генераль директоры Илшат Ганиев, «Залесный» агрофирмасы директоры Илнур Мадьяров һәм башкалар бар иде. Норлатта туып үскән, хәзерге вакытта Яшел Үзәндә яшәүче Ринат Шаһидуллинга «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелү турындагы хәбәрне дә җиткерде.
Мәйдан, борынгыдан, бабайлардан килгән күркәм гадәт буенча, кыр батырларын - илебез табынына икмәк, ит һәм сөт җитештерүдә аеруча зур уңышларга ирешүчеләрне олылады һәм хөрмәтләде бу көнне. Матур-матур җырлар, дәртле музыка алар хезмәтенә дан җырлап яңгырады бәйрәмдә. Сабан культураларын чәчүдә өлгерлек күрсәткән хезмәт батырларына, шулай ук ел дәвамында армый-талмый авыр, әмма бик тә кирәкле хезмәт башкарган механизаторларга, шоферларга, терлекчеләргә, машина белән сыер саву операторларына, терлекчелек һәм игенчелек тармагы белгечләренә муниципаль район башлыгы Сергей Батин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин мәйданга җыелган меңләгән халык алдында дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Район башлыгы билгеләвенчә, «Красный Восток» җәмгыятенең Яшел Үзән бүлеге, «Майский» теплица комбинаты» ширкәте, «Казан» кошчылык фабрикасы, «Овощевод» күмәк хуҗалыгы, «Татплодоовощпром», «Алтын башак» ширкәте, «Марс» крестьян-фермер хуҗалыгы, хезмәттә тотрыклы рәвештә югары уңышка ирешеп, районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә.
Бәйрәм тантанасында алдынгыларны котлаулар, спорт ярышлары җыр, бию белән бергә үрелеп барды. Төрле-төрле спорт уеннарында, милли көрәштә йөзләгән ир-егет, хатын-кыз катнашты һәм бил алышты. «Сабантуй-2012»нең абсолют көрәш батыры исеменә, үзеннән 30 килограммга авыррак көндәшен аркасына күтәреп салып, Яшел Үзәннән Азат Тимершин лаек булды. Сабан туе батырына тәкә һәм «Daewoo Nexia» автомобилен бүләк иттеләр.
Марат Хәялетдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев