Руль артына – аек килеш кенә
2013 елның 15-16 июнендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге ЮХИДИ шәһәр һәм район юлларында исерек килеш машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән рейд үткәрә. Бу эш бездә генә түгел, якын-тирәдәге районнарда да барачак. Дәүләт автоинспекциясе, әлеге чараны аңлап, рульгә утырган эчкечеләрне һәм наркоманнарны ачыкларга ярдәм итүегезне үтенә. Исегезгә төшерәбез: исерек...
2013 елның 15-16 июнендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлеге ЮХИДИ шәһәр һәм район юлларында исерек килеш машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән рейд үткәрә. Бу эш бездә генә түгел, якын-тирәдәге районнарда да барачак.
Дәүләт автоинспекциясе, әлеге чараны аңлап, рульгә утырган эчкечеләрне һәм наркоманнарны ачыкларга ярдәм итүегезне үтенә.
Исегезгә төшерәбез: исерек килеш рульгә утырган кеше ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә, ә икенче тапкыр «эләксә» - өч елга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев