Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәсемнәрдә күңел халәте

Әле барлы-юклы ярты ел элек кенә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аралашу, ни белән булса да шөгыльләнү - проблема иде. Чөнки андый урын булмады. Ә агымдагы елның 1 октябреннән алар рәхәтләнеп "Благое Дело" Абилитация Үзәгенә йөрү мөмкинлеген алды.

Үзәкнең ишекләре, мөмкинлекләре чикле һәм 18 яшьтән соңгы инвалидлар өчен генә түгел, шәһәребезнең барлык балалары өчен дә ачык.

- Әлеге проект кәгазьдә вакытта, аның чынбарлыктагыча мөһим, әһәмиятле һәм кирәкле булачагы турында уйларга да кыймаган идек. Балалар, коллективларында үзләреннән ни белән дә булса аерылып торучылар барлыгына игътибар да итмичә, бергәләшеп рәхәтләнеп уйный, шөгыльләнә, гомумән, бирегә бик теләп йөри, - ди, язмыш тарафыннан кыерсытылганнар өчен чын күңеленнән шатланып, "Благое Дело" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ирина Мойорова.

Үзәктә - җайлашу (адаптив) физкультурасы буенча күнегүләр алырга була. Хәйриячеләр Казаннан, вестибуляр аппаратны ныгытучы тренажер итеп кулланылучы батут алып кайтып биргән, ул балаларга аеруча ошый икән. Монда хәтта гаиләләре белән йөрүчеләр дә бар. Алар биредә физик мөмкинлекләре өстендә генә эшләп калмыйча, күңелләре яткан кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Чигәргә, төймә тагарга өйрәнәләр, ә зуррак кызлар тегү машинасын үзләштерә. Мондый күнекмәләр хәрәкәт координациясен ныгыта, тырышлык, түземлек тәрбияли һәм иң мөһиме - үз үзләренә ышаныч тудыра. Җәмгыятьтән аерым диярлек тормыш итүче баласының: "Әнием, кара әле, мин моны үзем тектем!" - дип шатлануы, ана өчен берни белән дә чагыштырып булмаслык сөенеч һәм горурлык.

"Благое Дело"ның рәссамнар остаханәсе шулай ук балаларның бәхетле шау- шуыннан гөр килеп тора. Кулларына карандаш та тота белмәгәннәр бүген акварель буяулар белән рәсем ясый.

- Менә карагыз, башкалардан күреп ДЦП диагнозлы 2 яшьлек бала да аларга охшарга тырыша. Без беркемнән дә шедевр өмет итмибез, безгә аларның кулларын кыймылдатуы да кыйммәт, - ди, остаханә остазы Екатерина Бойко. - Күп балалар сөйләшә белми. Тик бер парта артында утырып икесенә бер банка буяу белән куллану, аларны үзара килешергә, башка балалар белән аралашырга өйрәтә.

Һәр рәсемдә ясаучының күңел һәм рухи халәте чагыла. Беренче дәресләрдә аутизм диагнозлы балалар бар әйберне дә караңгы төсләр белән ясаса, хәзер алар кояшны сары, үләнне яшел төскә буйый башлаган. Рәсем аша ул тирә-ягына карашын, эчке дөньясын ача. Күз алдына китерегез, гаилә темасы: телсез бала әнисен кызыл буяу белән, ә әтисен кара төс белән ясый. Ни өчен, дисезме? Әтисе эчә... Сүз белән әйтә алмаганны, ул рәсем аша җиткерә.

- Безнең Үзәкнең максаты - мөмкинлекләре чикле балаларны җәмгыятьтә яшәргә өйрәтү. Шуңа күрә, аларга нинди дә булса һөнәр бирү - безнең бурыч. Алга таба шундый уку класслары ачарга ниятләп торабыз, профессионал рәссамнар яки тегүчеләр әзерләү исәбебез. Безнең мондый юнәлештә үсү буенча фикерләребез күп, тик аларның барысын да берьюлы тормышка ашырып булмас, барысы да үз җае белән чынбарлыкка ашар, дип ышанабыз, - диде Ирина Александровна.

Җитәкче ачык итеп әйтмәсә дә, барлык социаль оешмалардагы кебек үк, биредә дә проблемалар юк түгел. Әлегә мольбертлар алырга мөмкинлекләре юк, буяулар һәм башка кул эшләре материалларына мохтаҗлык бар. Тик аларның булганнары белән шөгыльләнүдән дә алган канәгатьләнү бернинди матди байлыкка алыштыргысыз. Дәресләр ата-аналар белән бергә уза һәм аннан чыккач күз яшьләрен тыя алмый, чөнки баласының рәсем ясый алуы зур җиңү. Бу Үзәккә йөрүчеләрнең күбесе өчен кулларына пумала тоту да олы казаныш.

Без сәламәт кешеләргә, шундый көчле рухлыларның җәмгыятькә кирәкле булырга тырышуларыннан үрнәк алырга кала. Янәшәбездәге инвалидларга игътибарлы һәм мәрхәмәтле булсак иде.

Гөлнара Вәлиева

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев