Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия җыелма командасында – яшел үзәнлеләр

Яшел Үзән беркайчан да спорт ягыннан артта сөйрәлмәде. Бигрәк тә соңгы елларда, аның барлык төрләре буенча, диярлек, уңышның яңа биеклегенә күтәрелеп барабыз. Сүз - район, республика, регион ярышлары турында гына түгел биредә. Даныбызны Россия һәм чит илләргә таратучы спортсменнарыбыз да бар безнең.

Районыбызның авыл җирлекләрендә дә яшьләр футбол, хоккей, волейбол, татарча көрәш төрләренә мөкиббән. Тик болар барысы да егетләр өчен шул. Кызларыбыз кырыйда калып тора ул яктан. Шәһәрдә яшәүче нәфис затлар күпкә бәхетле - үзләренә туры килә торган, җаннары теләгән теләсә нинди төре белән җитди шөгыльләнә ала. Әтисе яки әнисе җитәкләп килгән кызлар арасында, тора-бара, тырышлыгы, максатчанлыгы нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешкәннәре бик күп. Спортны яшәү рәвеше иткән һәркем Олимпиада турында хыялланмый калмыйдыр, мөгаен. Шул югарылыкка иң якын торучы баскыч - теге яки бу спорт төре буенча Россия җыелма командасына эләгү. Андый яшьләребез дә бар безнең Яшел Үзәндә.
Полина Новикова (спорт мастерлыгына кандидат) белән Мария Минаева
(1 разрядлы), 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 5 яшендә укытучы-тренер Гөлнара Әхмәтҗановада гимнастика белән шөгыльләнә башлый. Кызларның яшь арасы ике ел, шуңа да Полинаны инде ике ел элек Россиянең юниорлар җыелма командасына, ә 2016 елда спорт гимнастикасы буенча яшьләр җыелма командасы составына алган булсалар, Мариягә яшүсмерләр төркеменә эләгү бәхете быел елмайды. Бу уңышлары аларга халыкара бәйгеләрдә катнашу мөмкинлеге бирә.
- Кызлар бик тырышлар һәм өметле спортсменнар. Россия җыелма командасы сос­тавына җиңел генә алмыйлар. Бу җиңүләре нигезендә аларның авыртулар, арулары белән исәпләшмичә, үзләрен жәлләмичә шөгыльләнүләре, шуның нәтиҗәсендә бик җитди россиякүләм ярышларда призлы урыннар яулаулары ята, - ди укучылары белән горурланып, Яшел Үзән 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе мөдире Роза Нигъмәтҗанова.
Алар бүгенге көндә, 1980 елгы Олимпиадага иң көчле гимнастлар әзерләгән, Мәскәү өлкәсендә урнашкан «Озеро Круглое» спорт базасында шөгыльләнә. Ел дәвамында зур бәйгеләрдә катнаша һәм мәртәбәле урыннар яулый. Гимнаст кызлар шундый уңышларына, тырышлыкларының юкка чыкмавына, әлбәттә инде, чиксез шат.
- Сабый чагыбыздан ук спорт мәктәбенә җитәкләп килеп нәкъ менә спорт гимнастикасына биргәннәре өчен - якыннарыбызга, безне шушы биеклеккә күтәрү өчен күп хезмәт куйган, җиңүләребез һәм уңышсызлык­ларыбызны чын күңелләреннән уртаклашып, үзләренеке кебек кабул иткән укытучы-тренерларыбыз Гөлнара Әхмәтҗанова белән Александр Артамоновка чиксез рәхмәтлебез һәм аларның ышанычларын, өметләрен аклавыбызга шатбыз, - диләр горурланырлык яшь якташларыбыз.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев