Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

Р.Миңнеханов «Яңа Тура»да сәүдә өчен булдырылган шартларны югары бәяләде

Узган атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Осинова бистәсендә торак комплекста, Ореховка бистәсендә мәктәптә һәм «Яңа Тура» технополисында булды. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, ТР Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин озата барды. «Радужный» торак комплексы Осиново бистәсендә урнашкан. Проект нигезендә, 143 мең кв.метр мәйданлы 17...

Узган атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Осинова бистәсендә торак комплекста, Ореховка бистәсендә мәктәптә һәм «Яңа Тура» технополисында булды. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, ТР Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин озата барды.
«Радужный» торак комплексы Осиново бистәсендә урнашкан. Проект нигезендә, 143 мең кв.метр мәйданлы 17 катлы йортта якынча 7 мең кеше урнашырга тиеш, әлегә төзелгән биналарда якынча мең кеше генә яши. Торак комплексның проектында 260 урынлы балалар бакчасы төзелеше дә каралган булган, әлегә эшнең 70 проценты башкарылган.
Төзүче компания вәкилләре Рөстәм Миңнехановка балалар бакчасын төзеп бетерергә акча бирүләрен сорадылар. ТР Президенты балалар бакчасын карады һәм кирәкле эш күләмен билгеләргә кушты. Шулай ук торак комплекста төзеләчәк мәктәпкә проект документациясен әзерләргә кушты.
Ореховка коттедж бистәсендә мәктәп һәм балалар бакчасы биналарын төзү эше 2008 елда башланган. 2010 елда мәктәп төзелеше туктатылган, хәзер төзелеп бетмәгән бина буш тора. Бинаны инженерия челтәренә тоташтыру өчен, 100 миллион сумнан артык акча кирәк.
Рөстәм Миңнеханов бинаны махсуслаштырылган профильле лицей-интернат буларак төзеп бетерергә тәкъдим итте.
Республика башлыгы соңгы итеп, «Яңа Тура» технополисында булды. Рөстәм Миңнеханов технополисның беренче сәүдә павильонына керде - заказ ясаучы компания вәкиле сүзләренчә, ул беренче сатып алучыларын ноябрь уртасында кабул итәчәк. Икенче сәүдә павильонын киләсе елның мартында ачу планлаштырыла. Р.Миңнеханов «Яңа Тура»да сәүдә өчен булдырылган шартларны югары бәяләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
(«Татар-Информ»).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев