Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр

16 мартта торак-коммуналь хуҗалык тармагы эшче-хезмәтчәннәре Горький исемендәге мәдәният сараенда үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде дисәм, һич ялган булмас. Зурдан кубып, һәркемнең күңелендә калырлык итеп оештырылган иде бәйрәм. Әлифел ТАРАЗОВА - Көнкүреш проблемалары килеп чыкмаса, әйтик, түбәдән су үтмәсә, урамнарыбыз чиста, матур, төзек...

16 мартта торак-коммуналь хуҗалык тармагы эшче-хезмәтчәннәре Горький исемендәге мәдәният сараенда үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде дисәм, һич ялган булмас. Зурдан кубып, һәркемнең күңелендә калырлык итеп оештырылган иде бәйрәм.

Әлифел ТАРАЗОВА

- Көнкүреш проблемалары килеп чыкмаса, әйтик, түбәдән су үтмәсә, урамнарыбыз чиста, матур, төзек булса, торак-коммуналь хуҗалык тармагын искә дә алмыйбыз, - дип сөйли муниципаль район башлыгы Сергей Батин, тармак хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап. - Һәркайсыбызның кәефе шушы тармакта эшләүчеләргә дә күпмедер дәрәҗәдә бәйле һәм сез шушы тармакта эшләвегез белән горурланыгыз. Хатыным яисә ирем шушы тармакта эшли, матур шәһәрдә яшим дип, өйдәгеләрегез горурлык белән әйтерлек булсын. Киләчәкккә өмет белән карыйк. Хезмәт хакыгызның артуын, һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек телим.
Муниципаль район башлыгы хезмәте белән шәһәребезне төзекләндерүгә һәм аны матур, ямьле итүгә өлеш керткәне, сайлап алган һөнәренә тугры калып, күп еллар шушы тармакта намуслы эшләгәне өчен, бер төркем хезмәт алдынгысына Мактау грамотасы, зур чәчәк бәйләме тапшырды.
Тармак хезмәтчәннәрен бәйрәм белән ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ирек Шәйдуллин да котлады һәм хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Котлаулар җыр, бию белән бергә үрелеп барды. Шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне дә онытмадылар һәм алар да бүләк алды. Иң кызыгы тамаша ахырына калган икән: чакыру билетлары буенча лотерея уйнаттылар соңыннан. Берәүләр чәй сервисы отса, икенчеләр - тузан суырткыч, телевизор күтәреп кайтып китте бәйрәм тамашасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X