Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республика ярышы призерлары

23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә Татарстан янгын сүндерүчеләре авария-коткару эше осталыгында ярышты. Авариягә эләккән автомобильне ачарга, зыян күрүчеләрне чыгарырга һәм аларга беренче ярдәм күрсәтергә кирәк иде. Бу үзенчәлекле һәм катлаулы бәйге Алабуга шәһәрендә узды. Ярышның беренче этабында ТР буенча Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны 8нче отрядының 53нче часте командасы...


23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә Татарстан янгын сүндерүчеләре авария-коткару эше осталыгында ярышты.
Авариягә эләккән автомобильне ачарга, зыян күрүчеләрне чыгарырга һәм аларга беренче ярдәм күрсәтергә кирәк иде. Бу үзенчәлекле һәм катлаулы бәйге Алабуга шәһәрендә узды.
Ярышның беренче этабында ТР буенча Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны 8нче отрядының 53нче часте командасы катнашты. Яшел Үзән янгын сүндерүчеләренә практик бурычны үтәргә биш минут вакыт җитте. Алар ярыш узган Алабуга һәм Казан шәһәрләре командасыннан берничә секундка гына калышып, өченче урынга лаек булды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев