Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районда – гадәттән тыш хәл

Агымдагы елның 1 февралендә Яшел Үзәннең Овражная урамында дамба ишерелү сәбәпле, шәхси йортларга җимерелү куркынычы тугач, гадәттән тыш хәл игълан ителде.


17сеннән 18 гыйнварга каршы төндә Яшел Үзәннең Красная-Озерная урамнары аша үтүче шәһәрнең төп өлешеннән юынтык суларны җыеп чистарту корылмаларына җибәрүче коллектор тишелеп, урамга ага башлаган иде. Мондый авария очрак­лы түгел, билгеле, 1976 елда ук салынган корыч торбалар мәңге хезмәт итә алмый. Шәһәрнең Төзүчеләр проспектында да нәкъ шундый авария булырга мөмкин иде. Әлеге урамдагы юлларның төзексезлегенә дәгъва белдерүчеләр колагына инде монысы. Бары тик республикадан акча (70 миллионга якын) бик вакытлы килде, авария булдырылмый калды - 2.5 км коллектор алмаштырылды.
Озерная урамы районындагы аварияне бетерү эшләре тәүлек әйләнәсе барды һәм 1 февраль иртәсенә төгәлләнде. Әмма тынычланырга иртәрәк булып чыкты: коллектор эшли башлауга бер сәгать булды дигәндә, авария булган участоктан югарырак, тимер юлдан 15 метр ераклыктагы урында торба тагын тишелде. Өстәвенә, ишерелгән грунт Озерная урамының 12нче йортына килүче газ торбаларына зыян китерде. Шуңа күрә Озерная урамындагы 3 йортта яшәүчеләрне эвакуацияләргә туры килде. 2 февральдә шәһәргә дамбаны ремонтлау һәм канализация коллекторы трассасын торгызу өчен «Каздорстрой»ның махсус техникасы китерелде.
- Шуны ачык аңларга кирәк: 70нче елларда салынган корыч торбалар шәһәрнең шушы участогы аша гына үтми, районның барлык коллекторларын ремонтлау өчен йөз миллионнарча акча кирәк. Мәскәү тиз генә төзелми, әлбәттә. Узган елны шактый зур участокта эш башкарылды, калганнарын да алмаштырачакбыз, - диде район башлыгы Александр Тыгин.



Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X