Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

Рамазан уразасы тәкъвалыкны арттыра

Менә мөселман даирәсенең еллар буе зарыгып көтеп алган, аңа үзенең ышанычын багълаган изге Рамазан аеның да инде яртысы узып бара. Бу юлы Рамазан көннең иң озын чорына туры килсә дә, эсселек юк, - Аллаһ Тәгалә кешеләргә уңайлык тудыра.

Шәһәребезнең өч мәчетендә дә мөселманнар җыелышып ифтарлар уздыра һәм Тәравих намазлары укыла. Район мәхәлләләрендә дә шундый ук хәл күзәтелә.
Шушы ай барганда без шәһәребезнең күрке булып торган мәһабәт Җәмигъ мәчетендә булып, аның имам-хатибы Илдар хәзрәт Гатауллин белән сөйләштек, хәл-әхвәлләр сораштык, әлбәттә инде сүз Рамазан турында да барды. Мәчеттә, гадәттәгечә, хәзер көнен дә, төнен дә халык өзелми. Өстәвенә, шушы дини комплексның бер өлеше булып торган тагын бер бина калкып килә.
Анда төзүчеләр кирпеч өстенә кирпеч сала. Көчләр уртак булып, бу комп­лекс тулаем төзелеп бетсә, ул Яшел Үзәндә яшәүчеләрнең горурланырлык һәм бөтен гореф-гадәтләренә сыенырлык бер истәлекле урын булып торачак.
- Аллаһка шөкер, Рамазан ае бара, Раббыбызга шөкер кылырга мөмкинлекләребез бар, без моңа бик шат, - дип сөйли имам-хатиб Илдар хәзрәт. - Бу айның изгелеген без тәнебез, һәр күзәнәгебез белән тоеп, җаныбыз аша уздырсак кына аның кыйммәтен аңларбыз. Кешеләргә: «Төркиягә, яисә Мисырга барып ял итү рәхәтме?» - дигән сорау бирсәк, әлбәттә, «Рәхәт!» дип җавап кайтарыр. Ә менә «Ураза тотасыз­мы яисә тотарга телисезме?» - дигән сорауга анык җавап ишетә алмыйбыз. Җаваплар аермалыгына карап нәтиҗә чыгарырга була. Кеше уразаның кирәк икәнлеген аңласа һәм теләге булса гына аңа тотыначак. Кызганычка, аның фазыйләтләрен, әһәмиятен белмәү һәм танымау аркасында күбесе әле аны тотмый. Ә бу фазыйләтләр турында Коръән-Кәримнең аятьләреннән һәм пәйгамбәребезнең әйткән сүзләреннән белә алабыз. Уразаның, һичшиксез дәрәҗәсе зур. Ул Аллаһ Тәгаләнең зур бүләге дә. Бу ай безгә үзебезне тәрбияләргә, нәфесебезгә хуҗа булырга, гөнаһларыбыздан арынып пакъләнергә зур бер форсаттыр. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Һәр нәрсәнең пакьләүчесе бар, тәннең пакьләүчесе - ураза», - дигән.
- Илдар хәзрәт, ә безнең шәһәрдә ураза тотучылар артамы, яисә кимиме? Сез ничек уйлыйсыз?
- Аллаһка шөкер, шәһәребездә ураза тотучылар, бигрәк тә яшьләр арасында арта. Көннәр озын торса да, алҗытмый, эссе түгел. Мәчетләрнең өчесендә дә шәһәр күләмендәге ифтар мәҗлесләре оештырыла, кайбер гаиләләр бер-берсе белән берләшеп уздыралар.
Шулай итеп, без Рамазан ае буе бер-беребезгә кунакка йөрешәбез, аралашабыз, хәл-әхвәлләр сорашабыз. Бу үзенә күрә хикмәтле вакыт. Кайсы айда без шулай 30 көн буе кунакка йөрибез? Ай ахырында фитра сәдакалары да бирелә. Ул да шулай ук социаль-иҗтимагый гамәл. Чөнки әйләнә-тирәбездәге бөтен фәкыйрьләргә, мохтаҗ кешеләргә бәйрәм итү мөмкинлеге бирелә.
- Бу айның бит тагын бер хикмәтле көне - Кадер кичәсе бар. Кадер кичендә күк йөзенә Коръән иңдерелә. 1000 айдан да хәерлерәк кичәнең кайсы көнгә туры килүе билгелеме?
- Аның бөтен хикмәте дә шунда: билгеле түгел, айның соңгы ун көненә туры килүе бар. Шуңа күрә Рамазан аена ирешкән һәр кешенең һәр көнне уразада булуы мөһим. Ай буе мәчетләребездә Тәравих намазлары укыла. Бу шулай ук бик зур шатлык һәм Аллаһ Тәгаләнең зур бүләге. Чөнки Бу намазларда Аллаһ Тәгалә белән серле әңгәмә алып барасың, аңа якынайганнан-якынаясың. Быелгы Рамазанга шәһәребезгә Төркиядән Коръән-Кәримне яттан белүче Коръән-хафиз Мурад хәзрәт Кумпт чакырылды. Ул һәр Тәравих намазында Коръән китабыннан 20 бит укый. Шулай итеп, 30 көнгә 600 бит килеп чыга һәм шуның белән Коръән чыгабыз.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Рамазан аенда бер-беребезгә карата мәрхәмәтле һәм гыйбадәтле булырга, изгелекләр кылырга ашыгыйк. Якыннарыбыз, туганнарыбыз арасында булган аңлашылмаучылыкларны җайларга тырышыйк. Җылынган мөнәсәбәтләр аша җан-тәнебез сихәтләнер.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА, Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев