Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәр ярыштан нәтиҗә белән кайта

Түбән Камада көрәш буенча атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә республика күләмендәге көрәш турниры быел егерме дүртенче тапкыр уздырылып, анда безнең районнан да көрәшчеләр катнашты.

Түбән Каманың бик зур һәм иркен "Шинник" спорт корылмасында өч келәмдә 300 көрәшче бил алышкан. Гадәттә, бу ярышка республиканың иң көчле көрәшчеләре җыела. Быел аңа Башкортстан һәм Оренбургтан да көрәш осталары килгән.

Данил Галиев - көрәш дөньясы өчен билгеле шәхес. Үз чорының бил бирмәс батыры Татарстанның - 12, Россиянең - 8, Муса Җәлил истәлегендәге бәйгенең 6 тапкыр җиңүчесе булып танылган. Шуңа күрә бу ярыш ел саен зур дәрәҗәдә узып, республиканың мәртәбәле ярышларының берсе булып кала. Бу турнирда җиңүчеләр зур дәрәҗә алып, күбесенә тагын да югарыракларына юл ачыла.

Көрәштә катнашкан якташыбыз, соңгы елларда Яшел Үзәннең иң көчле батыры, көрәш остасы, күп санлы республика һәм Россия күләмендәге ярышлар җиңүчесе Фирдүс Зәйнуллин 130 килограмм авырлык үлчәменнән авыррак булган категориядәге спортчылар арасында мәртәбәле II урынны алды. Әлбәттә, аңа Түбән Каманың үзеннән булган Марат Мөхәммәтҗановны егу мөмкинлеге булмаган. Ә менә Зәйдән республиканың көчле батырларының берсе Сергей Пабликка бирешмәвеннән үк Фирдүснең осталыгын, көчлелеген күрсәтә. Яшел үзәнлеленең республиканың иң көчле батырлары исемлегендә ныклап кереп урнашуын тагын бер кат дәлилли. Фирдүс ярышка бара икән, ул аннан йә - беренче, йә икенче урынны алмыйча кайтмый.

Батырлар исемлегендә 60 килограмм үлчәмдәге көрәшчеләр арасында I урын алган карагуҗалы Илмир Камалиев та бар. Белгәнебезчә, бу егет хәзер Казанның Яңа Савин районы өчен көрәшә. Ул да бит кечкенәдән үк Яшел Үзән көрәш мәктәбендә тәрбияләнде.

Бу юлы Яшел Үзән командасыннан биш кеше катнашып, алар арасында 65 килограмм авырлыктагы көрәшчеләр арасында IV урын алган Эдуард Менделуц та бар. Яшел Үзән командасы призлы урын алмаса да, шәхси ярышларда җиңүчеләр булу куандыра.

Яшел Үзән көрәшчеләренә бу ярышларга барырга шәхси эшмәкәр Рафаэль Гадбрахманов ярдәм күрсәткән. Алар аңа бик рәхмәтле булып калалар. Ярышларга бару-кайту һәм катнашу, белгәнебезчә, зур чыгымнар таләп итә. Шундый булышчылар булу катнашучыларга да көч биреп тора, Яшел Үзән данын да күтәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев