Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Подписка тәмамланырга 6 көн калды

Подписка тәмамланырга санаулы көннәр калганда ут йотып торабыз: укучыларыбыз ни әйтер?! Минем кулымда Яшел Үзән РУЭсыннан алынган газетабызга язылу барышы турында оператив белешмә. Шатланып та, кимсенеп тә аны күзәтәм. Узган елгы укучыларыбыз белән бергә булырбызмы, бәлки әле, яңа укучыларыбыз да өстәлгәндер?! Әйе, Олы Карагуҗа, Васильево, Күгәй, Карамалы Тау, Әйшәдә безнең...


Подписка тәмамланырга санаулы көннәр калганда
ут йотып торабыз: укучыларыбыз ни әйтер?!
Минем кулымда Яшел Үзән РУЭсыннан алынган газетабызга язылу барышы турында оператив белешмә. Шатланып та, кимсенеп тә аны күзәтәм. Узган елгы укучыларыбыз белән бергә булырбызмы, бәлки әле, яңа укучыларыбыз да өстәлгәндер?!

Әйе, Олы Карагуҗа, Васильево, Күгәй, Карамалы Тау, Әйшәдә безнең укучыларыбыз күбәйгән. Мулла Иле, Күгеш, Татар Танае, Түбән Урысбага, Олы Ачасыр авылларындагы укучыларыбызның кайберләре газетабызга язылырга өлгермәгән әле. Тормыш булгач, сәбәпләре дә бар инде аның, аңлашыла. Тик барыбер барыбыз да бергә булмагач, күңелебез тыныч түгел: кай җирдә эшләп җиткермәгәнбез икән дип баш ватабыз. Газетаның сыйфатлы итеп чыгаруда бергә фикерләшеп эшләсәк, укучыларыбыз ихтыяҗын канәгатьләндереп, газета тагын да яхшырак чыгар, дип уйлыйбыз. Языгыз, шалтыратыгыз.
Подписка тәмамланырга да өлгерми, яңасы башланырга тора. Шулай итеп, 2012 елның
1 июленнән 2013 елның беренче яртысына узып баручы подписка бәясеннән яңа подписка ачыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев