ПЛЯЖЛЫ БУЛДЫК... җәе булырмы...
Шәһәребезнең яңа пляжы турында еш ишетәбез, күп язабыз соңгы арада, чөнки бездә күзләр маңгайга менәрлек фәлән миллионнар торырлык махсус су коену урынының булганы юк иде бит әле.
Рәсми ачылышы, рәтле һава торышы булмаса да, халык барыбер йөри, ял итә, әлбәттә. Һәм үзенең анда булуына дәлил итеп артыннан бер күч чүп - чар калдыра. Шәһәребез журналистлары, ТКХ департаменты хезмәткәрләре, "Яшь гвардия" яшьләр агымы вәкилләре һәм районыбыз башлыгы Александр Тыгин үзе бүген иртәдән үк беренче эш итеп пляжның хәлен белде, яшел үзәнлеләрнең "культуралы ял" калдыклары капчыкларга тутырылып, мәйдан тәртипкә китерелде - үзенә күрә бер "средник" ясалды.
- Әлеге җәмәгать ялы урыны тулысынча проектланган һәм финансланган. Биредә үз вакытында спорт мәйданчыгы да, кафе да барлыкка киләчәк. Яшел Үзәндә европа дәрәҗәсендәге пляж булдырылды, ә шуны бәяләрлек дәрәҗәгә күтәрелергә яшел үзәнле әзерме соң? Мондый инвестиция башка булмаячак, шуңа күрә аны сакларга кирәк, - дип, яңа пляжның иртәгәсе өчен борчылуын белдерде Александр Тыгин.
Бердәм Россия партиясенең киләчәге "Яшь гвардияче"ләр шундый иҗтимагый эшләрдә бик актив катнаша. Чәчәк йә булмаса агач утырталармы, берәр җирдә өмә яки башка төрле чарамы - алар бервакытта да читтә калмый.
-Монда чүп-чар беркайчан да бетмәячәк. Бездә кеше төрле, бөтенесе дә үз артларыннан җыеп йөрми, ә барыбызның да үзаңы тиешле дәрәҗәгә җиткәнче әле бик күп вакыт узачак. Куелган хезмәтне бәяләргә һәм ихтирам итәргә өйрәнсәк иде, - диде яшьләр агымының җитәкчесе Алексей Бутусов.
Бик акрынлап кына булса да, яшәгән тирә-юнебезгә чынлап та хуҗаларча сакчыл карый башлыйбыз бугай. Вандализм - вату, сындыру, таптау очраклары сирәгәйде, күпләребезнең теләсә кая чүпләп йөрергә кулы күтәрелми башлады кебек. Болай барса, бөтенләй чиста шәһәрдә яши башламагаек әле! Бу хакта өмәдә вакытта ТКХ департаменты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Илья Благовещенский да сүз кузгатты:
- Бүгенге өмә генераль булса да, соңгысы түгел. Биредә даими җыештырып тору кирәклеген һәммәбез аңлый. Тик бу акциядән кешеләр үзләре дә читтә тормасын иде. Беркемнең дә пычрак пляжга кабат ял итәргә киләсе килмәс. Матурлык - дөньяны коткарыр, диләр. Бу чынлап та хак сүзләр. Тирә - юнебез чистарак булган саен, күңелләребез, уй-фикерләребез дә сафланачак. Җир шарын зур бер свалкага әверелүдән саклап калу - безнең кулда.
Чынлап та, ял иткән урыныбызны үзебез арттан тәртиптә калдырсак, без бик зур эш башкарабыз. Чөнки бездән калган чисталыкка килүче кеше(!) анда б..лап калдырырга җөрьәт итмәячәк. Ә инде кешелек сыйфатларына битараф икәнсең, мыркылдап куярга да онытма, диясе генә кала.
...Пляж чынлап та шәп булачак! Бүгенгедәй төзек һәм матур килеш озак еллар ял итәргә килүчеләргә хезмәт күрсәтсә иде дә бит...
Гөлнара Вәлиева, Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев