Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

Осиновода сугышчы-интернационалчыларга мемориаль такта ачылды

9 сентябрьдә Осиново бистәсендә сугышчы-интернационалчылар истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Гранит ташка шушы бистә егетләре, 2016 елда Сериядә һәлак булган Марат Әхмәтшин һәм 2002 елда Чечня республикасындагы сугышта башын салган Алексей Пашин исемнәре язылган.
Бу чарада вафат булган хәрбиләрнең дуслары һәм хезмәттәшләре, гаиләсе, Яшел Үзәннең "Боевое братство" хәрәкәте, Осиново башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Сәлимов һәм ЯҮМРның башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин катнашты.
- Без якташларыбыз белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Алар безнең тыныч тормышыбыз, ирегебез, туган илебез хакына көрәшкән. Чын ир-атлар буларак, дошман каршында чигенмәгәннәр. Һәм аларның батырлыгы әйтеп бетергесез, - дип сөйләде үз чыгышында Айрат Сәхибуллин.
Митингның рәсми өлешеннән соң, һәр теләгән кеше мемориаль тактага чәчәкләр салып, баш иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев