Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Осиново бистәсендә газ шартлап, өч кеше зыян күргән. Араларында 5 яшьлек кыз да бар

63 яшьлек ир көнкүреш газ баллонын куллану кагыйдәләрен бозган: биш литрлы тулы баллонны урамнан өенә алып кереп җылыта башлаган. Ә бүлмәдә моны эшләү катгый тыела, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүмат хезмәте.

Мондый эшләр бары тик ачык һавада гына башкарылырга тиеш. Җылыткан вакытта баллонда барлыкка килгән басым газлы һава катнашмасының шартлавына китергән. Нәтиҗәдә фатирда пыялалар ватыла, өч гаилә әгъзасы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатыла.

Татарстанның Яшел Үзән администрациясе подъездның куркынычсызлык системасына комиссияле тикшерү уздыра. Җимерелүнең характерын тулысынча ачыклаганчы, әлеге подъездда яшәүчеләргә вакытлыча Гимадеев исемендәге гимназия базасында урнашу тәкъдим ителгән иде. Алар туганнарында яшәп торуны кулай күрде. Гаеплене җавапка тарту турында мәсьәлә хәл ителә. Зарар күрүчеләр: 1953 елгы ирле-хатынлы Гафиатуллиннар 2-3 дәрәҗәдәге пешү (60-70% тән), 2014 елгы оныклары бит һәм беләк 2-3 дәрәҗәдәге пешү җәрәхәтләре белән Республика клиник дәваханәсендә табиблар күзәтүе астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев