1 октябрьдән медикаментларга бәяләр төшәргә мөмкин.
«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турындагы» ФЗ үз көченә кергәч, медицина товарлары җитештерүчеләрнең бәяләрне киметергә яки һич югы арттырмаска сәбәп барлыкка киләчәк. Документ нигезендә, чит илдән кайтартылучы чималның өстәмә бәясе (НДС), аларның аналогы Россиядә чыгарылмаган очракта, салымнан азат ителәчәк.
3 октябрьдән хезмәт хакы түләү кагыйдәләре үзгәрә. Башкарылган эш өчен тиешле түләү 15 көннән дә соңга калмаска тиеш. Әйтик, аванс 25нче числода булган икән, хезмәт хакы алдагы айның 10нчы көнендә бирелергә тиеш. Ә отпуск акчасы - ялга киткәнче өч көн алдан. Эштән киткәндә, вазифадан азат ителгән көнне расчет ясалырга тиеш. Әгәр дә эш бирүче бу кагыйдәләрне боза икән, аны санкцияләр көтә. Урындагы затларга 10 меңнән алып 30 меңгә кадәр, шәхси эшмәкәрләргә - 1000- 30000 сум, ә компанияләргә 30 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф каралган. Бу турыда «Эш бирүчеләрнең хезмәт хакы түләүләренә кагылышлы законнарны бозган өчен җаваплылыкларын арттыру турындагы Россия Федерациясенең аерым законнар чыгару актларына үзгәрешләр кертү турындагы» ФЗда әйтелә.
Компанияләрнең эшчәнлеген контрольдә тотуны Бердәм федераль реестр ярдәмендә көчәйтәчәкләр. Юридик затлар октябрь аеннан үзләренең эшчәнлеге турындагы барлык мәгълүматны Бердәм федераль реестрына кертергә тиеш. Шулай итеп, барыбыз да һәрбер компаниянең ни дәрәҗәдә ышанычлы булуын тикшерә алачакбыз. Мондый яңарыш «Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында»гы ФЗына кертелгән.
Гөлнара Вәлиева.
Нет комментариев