Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ОДН: бу мәсьәләгә нокта куелмады

Муниципаль район хакимияте бинасында ОДНны хәл итү проблемасына багышланган киңәйтелгән киңәшмә булды. Анда җирле хакимият вәкилләре, «Татэнергосбы» җитәкчеләре, ЖКХ хезмәткәрләре дә катнашты. ОДНны белмәгән, ишетмәгән кеше сирәк хәзер. Күп катлы торак йортта яшәүче һәр кешегә кагыла бу проблема. Дөрес, ОДН өчен кайсыбер йортларда азрак түлиләр, әмма элегрәк шәһәрдә 273 күп...

Муниципаль район хакимияте бинасында ОДНны хәл итү проблемасына багышланган киңәйтелгән киңәшмә булды. Анда җирле хакимият вәкилләре, «Татэнергосбы» җитәкчеләре, ЖКХ хезмәткәрләре дә катнашты.
ОДНны белмәгән, ишетмәгән кеше сирәк хәзер. Күп катлы торак йортта яшәүче һәр кешегә кагыла бу проблема. Дөрес, ОДН өчен кайсыбер йортларда азрак түлиләр, әмма элегрәк шәһәрдә 273 күп катлы торак йортта ОДН өчен фатирда янган уттан 20 процент күбрәк түләгән айлар бар иде. Февральдә мондый йортлар саны 165кә калган, мартта бу сан тагын да кимегән. Бу проблеманы тикшергәндә иң сәере шул: кайбер йортларның гомуми мәйданы ай саен үзгәреп тора, йә кими, йә арта. Төзүчеләр проспектында аерма мең квадрат метрга җиткән. Апрель ахырында торак йортларда счетчикның күрсәткечен янә бер кат язып, тикшереп чыктылар. Бу проблеманы ахырга кадәр хәл итү исәпләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250