Менә ел буе көткән бәйрәм дә килеп җитте. Авыл халкы, чәчү эшләрен тәмамлап, Сабан туена әзерләнде. Бәйрәмнән бер атна элек, өйдән-өйгә йөреп, бүләкләр җыелды. Апалар һәм кызлар иң матур киемнәрен алдан әзерләп куйдылар. Иртәгә - авылларда сабан туе! Халык мәйданга агылыр, батырлар көч сынашыр. Ә сабан туе мәйданында барысы да...
Менә ел буе көткән бәйрәм дә килеп җитте. Авыл халкы, чәчү эшләрен тәмамлап, Сабан туена әзерләнде.
Бәйрәмнән бер атна элек, өйдән-өйгә йөреп, бүләкләр җыелды. Апалар һәм кызлар иң матур киемнәрен алдан әзерләп куйдылар. Иртәгә - авылларда сабан туе! Халык мәйданга агылыр, батырлар көч сынашыр. Ә сабан туе мәйданында барысы да күптән әзер: менәргә - озын багана, капчык сугышына - бүрәнә, көрәш мәйданы, җыр-биюгә - тактадан ясалган кечкенә сәхнә.
Халык рәхәтләнеп күңел ачар, кәеф-сафа корыр, шатланыр. Озак күрешмәгән таныш- белешләр очрашыр.
Икенче көнне - 3 июньдә кайткан кунаклар Норлат сабан туенда да катнаша алачак. Норлат сабан туе мәйданында авылларда җиңгән батырлар, тәүге тапкыр көч сынашып,; Яшел Үзән шәһәре Сабан туенда катнашу хокукы алыр. Монда шулай ук татар милли уеннары, җыр-биюләре - һәммәсе дә булачак. Мөхтәрәм якташлар, кунаклар һәм авылдашлар, күңел ачарга рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев