Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Нур» акча өләшәчәк

Район халкын яңа ел алдыннан сөендерергә ашыгабыз. Норлатта урнашкан "Нур" муниципаль унитар пердприятиесе 2015 елга аяк басканчы бурычын кайтарачак.

Авылларда сөт җыеп дүрт айга якын акчасын түли алмыйча, әлеге предприятие сыер асраган кешеләрне һәм үзен дә авыр хәлдә калдырган иде.

Ниһаять, район хакимияте бу авыр мәсьәләне хәл итте. "Нур" муниципаль унитар предприятиесе бурычлар чоңгылыннан чыгарыла. Киләчәктә ул эшләрен төрләндерәчәк һәм киңәйтеп тә җибәрәчәк. Предприятиегә яңа җитәкче - Дамир Хәлилов билгеләнде. Без аның белән элемтәгә кердек һәм, әлбәттә инде, беренче итеп, халыкка тиешле акчаны түләү турында сорау бирдек.

- Эшемне сөт өчен түлисе акчаларны кайтарудан башлыйм. Хәзер без финанс документларын тәртипкә кертәбез. Акчаны яңа елга хәтле өләшеп өлгерергә кирәк. Аннары халыкны җыеп сөйләшеп аңлашырга исәп. "Нур" предприятиесе аръяк авылларында яшәүчеләргә уңайлыклар тудыру максатыннан оештырылды, киләчәктә дә бергә эшлисе иде, - дип җавап бирде директор.

Яңа елда җитәкченең дә, авыл халкының да өметләре аклансын иде, билгеле.

Ильяс САЛИХҖАН

Фото http://vzm-vesti.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев