Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нәтиҗәләр начар түгел

Горький исемендәге мәдәният сараенда район Советының XX сессиясе булды. Аның эшендә, депутатлардан тыш, районыбызның мактаулы гражданнары һәм Дәүләт Советы детутаты В.Кострин катнашты. Сессиядә 7 мәсьәлә тикшерелде. Иң башта депутатлар ТР Үзәк сайлау комиссиясе составына хәлиткеч тавышлы зат - КФУ хезмәткәре А.Хашов кандидатурасын раслады. Сессиянең төп темасы 2012 елның беренче яртысында...


Горький исемендәге мәдәният сараенда район Советының XX сессиясе булды. Аның эшендә, депутатлардан тыш, районыбызның мактаулы гражданнары һәм Дәүләт Советы детутаты В.Кострин катнашты. Сессиядә
7 мәсьәлә тикшерелде.

Иң башта депутатлар ТР Үзәк сайлау комиссиясе составына хәлиткеч тавышлы зат - КФУ хезмәткәре А.Хашов кандидатурасын раслады.
Сессиянең төп темасы 2012 елның беренче яртысында муниципаль район социаль-икътисадый үсеше турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Грушин җиткерде. Район предприятиеләре үсешенең күпчелегендә уңай динамика сизелә. Иң югары күрсәткечләрне һәрвакыттагыча Горький исемендәге завод, ПОЗиС, ПФМК, ЭРА предприятиеләре күрсәтә. Авыл хуҗалыгында исә ит һәм яшелчә җитештерү тармакларында эшләүчеләр генә югары күрсәткечләргә ирешә.
Хезмәт хакы урта һәм эре предприятиеләрдә якынча 15087 сум тәшкил итә. Хезмәт хакы буенча бурыч бары тик «Прогресс» җәмгыятендә генә. Эшсезләр саны да айдан айга кими. Хәзер икътисадый актив халыкның нибары 1,95 проценты гына эшсез статусы белән йөри.
ЯҮМР финанс-бюджет палатасы җитәкчесе О.Дегтева ЯҮМР бюджеты үтәлеше турында сөйләде. Сессиядә шулай ук социаль ипотека буенча торак алганда ярдәмгә мохтаҗлар исемлеге расланды.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев