Киләчәктә кем булырга, нинди һөнәр сайларга, мәктәптән соң укуны кайда дәвам итәргә?
Иртәме, соңмы, бу сорау алдына һәр яшь кеше килеп баса. Авыр хәлдә калмас өчен укучылар алдан ук үзләренең кем буласын күзалларга тиеш. Гомерлек һөнәрне сайлау бик авыр эш.
Нәкъ менә шуларны күз алдында тотып, Олы Яке китапханәчесе Әлфинур Закирова «Эзләнү, сәләт, һөнәр» дип аталган очрашу уздырырга уйлый. Ул алдан укучылар арасында сораштыру үткәрә. «Сез нинди һөнәр иясе белән очрашыр идегез?» Егет-кызларның механизатор, Президент, шәфкать туташы һәм башка һөнәр ияләрен якыннан күрәсе килә икән. Әлеге очрашу аларның теләк-тәкъдимнәре нигезендә төзелә. Яке мәдәният йортына Президент ук кайтмаса да, үзләренең һөнәрләре белән якыннан таныштырырга шәфкать туташы, тренер-укытучы һәм журналист килгән иде.
Җир йөзендә 70 меңнән артык һөнәр бар икән. Аларның кайберләре вакыт узу белән юкка чыга бара, яңалары өстәлә тора. Колак ишетмәгән, күз күрмәгәннәре белән Әлфинур апалары презентация аша укучыларны да таныштырып китте. Актуарий, девелопер, копирайтер, джоббер, титестер... Мондый һөнәр ияләре турында ишеткәнегез бар идеме?
Иң игелекле һөнәр кешеләре кем дип сорасагыз, мөгаен, күпләр шәфкать туташы дип җавап бирер. Ключи амбулаториясенең өлкән шәфкать туташы Марина Когогинаны тыңлаганнан соң, күпләрдә бу профессияне сайлау теләге тугандыр да әле. 23 ел спорт тормышында кайнап яшәүче Илшат Камалиев та, бу юнәлештә эшләвенә тамчы да үкенми. Ике чакрымнан артык юлны үтеп, Карагуҗага көрәш белән шөгыльләнергә йөрүче Олы Яке егетләрен үҗәт, тырыш булулары өчен мактап та алды. Мине шунысы да гаҗәпкә калдырды: араларында көрәш секциясенә йөрүче ике кыз да бар икән.
Кунак итеп чакырылгач, мин дә журналистикага ничек килүем, аның үзенчәлекле яклары турында таныштырып киттем. Укучылар кызыксындырган сорауларын биреп калырга тырышты. Кем белә, бәлки нәкъ менә алар арасында шушы һөнәр буенча укырга керүче булыр. Хәер тормышта кайсы гына юнәлешне сайласалар да, иң мөһиме кеше булып калсыннар, җәмгыятебезгә кирәкле булып үссеннәр иде.
Алия Гаязова.
Автор фотосы.
Нет комментариев