Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Норлат авылында өлкәннәр көне үтте (+фото)

Әй, әбием,әбекәем, кояш кебек күңелең.

Оста рәссам кулы ясагандай бар табигать алтынсу-кызыл, сары төсләргә кергәндә әбиләр чуагы, төгәллерәге өлкәннәр көне җитә.

Сары төсләрне сагышка тиңләсәләр дә, китапханә хезмәткәрләре Алсу Садикова белән Лилия Габдулбариевалар өлкәннәргә ямансулап утырырга ирек бирмәделәр, бәйрәм итәр өчен кунакка чакырдылар.

Өлкәннәрне тәбрикләргә килгән авыл җирлегенең әйдәп баручы белгече Камил Шакуровның "Өлкән буын белән килешеп эшләнгән эшнең генә нәтиҗәсе була, без сезнең киңәшләрегезгә игътибарлы булырбыз, дигән сүзләре күңелләренә хуш килгәндер. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Ринат Рафыйк улы Баһаветдинов та өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән бәйрәм табынына тәм-томнарын кызганмаган иде. Рәмзия абыстайның чыгышы да бәйрәм бизәге булды. Инде бәйрәмнең үзенә килгәндә, ул быел бәйге рәвешендә иде. Ике дәү әни Флера Мусина һәм мин, үзебезне осталыкта сынап карарга булдык. Билгеле инде, дәү әниләр булгач пешеренергә бик еш туры килә бит, бүген дә күчтәнәчсез килмәдек, камыр ризыклары алып килдек.

Әле җырлап та, сөйләп тә карадык, шәхсән үземә бәйрәм бик ошады. Китапханәгә йөрүче талантларның, шулай ук Зөлфирә Кильдеева җитәкчелегендәге түгәрәккә йөрүчеләр чыгышы белән чара бик матур узды. Әле таралырга да өлгермәгән өлкәннәр, инде яңа планнар корып, кайчан тагын җыелышу турында сөйләшә башладылар, димәк бәйрәмнән барысы да бик канәгать калган!

Розалия Ибрагимова,
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев