Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

Нәкъ менә без пилот булганга

Башта илебезнең телевизион календарен артка чигереп, актарып чыгыйк.

Соңгы елларда федераль мәгълүмати киңлектә җитди үзгәрешләр булды. Мультиплекста күрсәтү хокукына ия булу өчен зур көрәш барды, чөнки беренче егермелеккә кергән федераль каналлар якын киләчәктә кабельдә булган региональ партнерлардан баш тартачак.
Татарстан телеканалларының мәгълүмати мәйданнан бөтенләй югалу куркынычы туды. Республика җитәкчелеге «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең телекомпаниясенә таянып, яңа «Татарстан-24» каналын оештыру турында карар кабул итте.
«Татмедиа»га бүген 19 телеканал керә. Республиканың күп кенә шәһәрләрендә - Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, шул исәптән Яшел Үзәндә алар мәгълүмат үзәге булып тора. Безнең шәһәрдә мультимедиа­га басым берничә ел элек үк ясалган иде: «Татмедиа»да беренчеләрдән булып, нәкъ менә Яшел Үзәндә бер җитәкче кулы астына телевидение, ике газета («Зеленодольская правда», «Наш Зеленый Дол»), «Новости Зеленодольска» сайты берләшкән иде.
Һәм менә кабат Яшел Үзән пилот булды - «Зеленый Дол» телекомпаниясе беренчеләрдән булып, «Татарстан-24» челтәрле партнеры белән кабельле лицензия алды. Старт февраль башына билгеләнгән.
Телеканалның концепциясе нидән гыйбарәт? Сүз генераль директорга:
- «Татарстан-24» массакүләм мәгълүмат чарасы буларак 2016 елның 30 мартында теркәлде. Эфирга чыгу өчен лицензия 30 августта алынды, - дип сөйли «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьмин.
Андрей Кузьмин, «Татмедиа» АҖ генераль директоры: «Татарстан-24» телеканалын яңалыклар белән тутыруда район телеканалларына мөһим роль бирелә.
- Телеканал дәүләти-шәхси партнерлык форматында оешкан. «КЗН» һәм «Эфир 24» телекомпания ресурслары да берләштерелде. Бу үз чиратында акчаны янга калдырырга һәм коллективны саклауга китерде. Телеканалның исеменнән күренгәнчә, 24 сәгать эфирга чыгачак. Яңалыклар һәр сәгать саен бирелеп барачак. Телеканалны айлык карап баручылар эш көннәрендә уртача - 870 мең кеше, ә ял көннәрендә 770 мең булыр дип көтелә. Жанрларына килгәндә яңалык­лар сюжеты, роликлар, телепроектлар, студиядә әңгәмә, вакыйга урыныннан турыдан-туры трансляция.
Максатчан аудитория - киң масштаблы: яңалыклар кызык булган барлык кешегә, шулай ук күңел ачу программалары да бар. Форматы - 30 минут яңалыклар, 30 минут - тапшырулар. 90 процентка якыны үзебездә җитештерелгән.
«Татарстан-24» телеканалының беренче эш айларында яхшы динамика күрсәтелде. Аңа Татарстан караучылары уңай бәя бирде. Һәм без бу проектка зур өметләр баглыйбыз.
Яшел Үзән журналистлары инде өч ай буе җирле яңалыкларны Казанга «24»кә җибәреп тора һәм алар бөтен республикага трансляцияләнә. Хәзер «Татарстан-24» телеканалы региональ телеканалларга да хәбәрләр җибәрәчәк. Әгәр элек «Зеленый Дол» ТВ-центр белән хәбәрләшеп торган булса, февральдән «Татарстан-24» белән хезмәттәшлек итә башлый.
Яңалыклар иң уңайлы вакытта чыгачак: 19.00 сәгатьтә, кабатлау­лар 22.00 һәм иртәнге 7.00 сәгатьтә. Яңалык­ларның рус телендәгеләре дә, татарчалары да һәм шулай ук «Деловой понедельник», «Актуальная тема», «Иман нуры», «ТVое время», «Продается», «Просто говори» тапшырулары да сакланып кала.
Үз яңалыгыңны республикага бирү мөмкинлеге бар. Реклама бирүчеләр өчен тагын бер уңайлы ягы - хәзер реклама Яшел Үзәндә генә түгел, ә бөтен Татарстанда күрсәтеләчәк.
«Зеленый Дол» телекомпаниясенең «24»кә күчү буенча эшләр тулы көченә алып барыла.
«Татарстан-24» гомуми фирма стиле астында заставкалар да яңадан эшләнә, коллектив белән тапшырулар буенча сөйләшүләр бара.
Шушы көннәрдә безгә «Татмедиа» АҖ директоры урынбасары Марина Коновалова килде. Нәкъ менә ул күп төрле юридик һәм финанс мәсьәләләрен хәл итеп, «Татарстан-24» телеканалын торгызуның катлаулы һәм җаваплы этабын җитәкләгән.
Марина Коновалова, «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары: Яшел Үзән телекомпаниясе юкка гына сайланып алынмады: даими үсә, биредә чын профессионаллар эшли, ул тамашачыларга тагын да заманчарак, динамик үсештәге яңартылган версияне тәкъдим итәргә әзер.
Хәзер, Татарстан региональ телевизион челтәре үсеше проекты кысасында, Марина Александровна Яшел Үзәнгә килеп, коллектив белән танышты, тапшырулар темасы каралды.
Телевизор караучылардан төп сорау:
«Зеленый Дол» телеканалын карау өчен кайсы төймәгә басарга, телевизорыңны көйләргә кирәкме?
Юк, бернәрсә эшләргә кирәкми: «ЗеД» ТВ карарга күнеккән төймә шул көе кала. Әмма җирле телеканал һәрвакыт күрсәтелә торган ТВ-центр урынына «Татарстан-24» подложкасы булачак.
Татьяна Витовская, «Зеленый Дол» мәгълүмат үзәге директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев