Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

Нинди булырсың икән, яңа норлат?

14 июньдә Норлатта яңа төзелә башлаган клуб территориясен һәм аңа терәлеп торган мәйданны төзекләндерү буенча халык тыңлаулары узды.

2017 ел Норлат авылы өчен истәлек­ле вакыйгаларга бай булырга охшаган. Нәкъ менә быел биредә спорт мәйданчыгы, үзенә китапханәне дә берләштерүче Мәдәният һәм белем үзәге, яшүсмерләр, шулай ук Норлат җирлеге ветераннар Советы клубы ачылачак. Әлбәттә инде, норлатлылар өчен иң көтеп алынганы - яңа мәдәният йорты. Ул үзенә 300 кешене сыйдыра алачак.
- Быел, чынлап та, Норлат өстендә кояш нурларын ныграк сибә, - дип сөйли район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев.
-Тик норлатлылар клуб территориясен киләчәктә ничек күрәсе килүләре турында әйтеп кенә калмыйча, паркны яшелләндерү буенча актив катнашырга да тиеш. Чөнки якын арада бу урын халыкның яратып ял итә торган җире булыр дип ышанабыз. Сез бит биредә, шушы җирдә яшисез, - дип Фоат Наҗмиевич халыкка һәм Норлат авыл җирлеге депутатларына мөрәҗәгать итте. - Укучыларның мәктәпкә бара торган юлын, нинди агачлар, чәчәкләр утыртырга кирәклеген сездән дә яхшы белүче юк. Без бары тик бердәм көч белән генә гади генә парктан безнең районның Идел аръягы зонасында чын-чынлап күренекле, истәлекле урын ясый алабыз.
Норлатка баргач, мин ерактан ук матур итеп күренеп торган спорт мәйданын һәм төзелә башлаган клубны күрдем (фото 4нче биттә). Хөрмәтле районыбыз халкы! Мин хуҗалыгыннан мал-туарын урамга чыгарып җибәргән Норлат халкына гына түгел, ә һәркемгә мөрәҗәгать итәм.
Беренчедән, җиңел генә, теләсә кайда йөрегез шунда диеп терлекне урамга чыгарган өчен административ җаваплылык каралган. Һәм тиздән авыл җирлеге башлыклары андыйларга штраф салачак (мондый хокук­лары бар аларның). Икенчедән, хәзер сезнең клуб төзелә, һәм аның тирәсендә иншАллаһ матур агачлары һәм чәчәкләре белән парк барлыкка киләчәк. Авыл буенча хуҗасыз сыер һәм кәҗәләр бүгенге кебек иркенләп йөрсә, үз кулларыгыз белән утырткан байлык юкка чыкмасмы?
- Хәзер без биредә алма бакчасы утыртачакбыз, - дип минем фикерләремне кабатлап, Норлат мәктәбе директоры Рәмил Зиннәтуллин дәвам итә, - аларны бит безнең сыерлар таптап, ашап бетерәчәк! Шулай ук территорияне ызанлау буенча сорау бар. Әлегә баш архитектор тәкъдим иткән план буенча парк безнең мәктәп территориясеннән уза.
Моннан тыш та күп кенә сорауларны хәл итәсе һәм үз тәкъдимнәрегезне кертәсе бар.
- Норлатлыларга шуны җиткерсәгез иде: без аралашуга әзер һәм җирле халык­тан килгән һәр тәкъдимне тикшерәбез, карыйбыз, - ди Юрий Герасимов. - Бу бит бары тик сезгә күрсәтелгән якынча план. Төзеп, төзекләндереп бетергәч яңалыклар кертүгә караганда, кәгазьдә төзәтәсе һәрвакытта да җиңелрәк. Шулай ук сезгә юл өстендә торган мемориаль комплексны иске клуб урынына күчерергә тәкъдим итәм. Иске корылма фундаменты мемориаль мәйданчыкка әзер нигез булып тора. Тигез булмаган биеклеген дә калдырырга мөмкин. Ул әле отышлырак та күренәчәк.
Планнар бихисап һәм зурдан, бары тик җиң сызганып, бердәмлек күрсәтеп, үз авылыңны Норлат ягының иң матуры, иң үзенчәлек­лесе итәргә тырышасы гына кала.

Бу Яшел Үзән баш архитекторы Юрий Герасимов тәкъдим иткән якынча план. Ул норлатлылар теләге һәм тәкъдиме белән эшләнеп бетәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев