Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

Әнием ишетсен дә килсен яки Яшел Үзәндә балаларны гаиләдән тартып алу турында миф (+фото)

Яшел Үзәндә балаларны ничек итеп гаиләләрдән тартып алу турында коллегаларым язган язмаларны, бу гаиләдә бер тапкыр да булмаган һәм эшнең асылын аңламаган, минемчә, аңларга теләге дә булмаган кешеләрнең бу турыда комментарийларын укырга туры килде. Күрәсең, без нәрсә бирсәләр шуны ашарга күнегеп беттек, ә республика газеталарының берсенең «кулына» күпне күргән укучыларны...

Журналистлар тараткан бу хәбәрне укып, Интернет челтәре укучылары гайбәт сатарга кереште. Эшче документны «чәйнәргә»! Анда һәр кешегә гамәлдәге законнар кысасында үз эше йөкләтелгән (кабатлап язам: һәр структура нәрсә эшләргә кирәклеген белә. Әгәр балаларны тартып алырга икән, бары тик газын өзәргә тиешле һәм балага куркыныч янаган гаиләдән!)
Белешмә:
2017 елның 13 гыйнваренә ЯҮМР территориясендә бурычлары бихисап җыелган күп фатирлы йортта яшәүче - 351, шәхси йортта яшәүче 76 гаиләнең электр уты өзелгән. Барлыгы 1 012 мең сум суммасында бурыч җыйган 256 гаиләнең фатиры газ белән тәэмин итүдән туктатылган.
Ә хәзер вакыйгага якынрак килик. Үз күзебез белән күрү яки республика массакүләм матбугат чараларында эшләүче хезмәттәшләребезнең фикерен юкка чыгару өчен «Яшел Үзән» газетасы редакциясе балигъ булмаган балалар тәрбияләүче бурычлыларның өйләрендә булып, аларның хәлне ничек «үзгәртергә тырышулары» белән танышып кайтты.
Беренче кергән фатирыбыз Мавриннарныкы иде (фамилия һәм исемнәр үзгәртелде). 9 класс белемле 29 яшьлек Елизаветаның ике баласы бар. Опека органнары белгечләре раславынча, беренче сигнал узган ел була: кече кызы Лиза Маврина, ел буе җыелган бурычлар аркасында, бакчага йөрүдән туктый.
Опека органнары хезмәткәрләре Мавриннар яшәгән урынга барып, әниләре, хәзер эшсез Елизавета Петровнаның кызы өчен балалар бакчасына бурычын түли алмавын ачыклаган. Маврина үзе еш кына исерек хәлдә булып, балаларын ашату-ашатмавын да хәтерләми торган булган. Мәшгульлек үзәгенә Елизавета мөрәҗәгать итмәгән, чөнки аның сүзләре буенча эшне үзе эзләгән. Опека органы вәкилләре гражданка Мавринага балигъ булмаган балаларны «Гнездышко» приютына тапшыру мөмкинлеген һәм анда бу балаларның өч ай дәвамында әниләре эш тапканчы бушлай яши ала алулары турында аңлатып биргән. Моның белән Елизавета Петровна теләп ризалашкан. Чөнки аңа өч ай эчендә эш табарга да, ТКХ хезмәтләре өчен дистә меңгә җиткән бурычын да капларга кирәк булган. «Гнездышко» приютына балалар янына Елизавета Петровна бер тапкыр да килеп карамаган.
Мәшгульлек үзәге тәкъдимнәреннән дә Маврина «эш графигы уңайсыз» дип баш тарткан.
Берни белән шөгыльләнмәүче һәм запойдан чыкмау­чы кешегә тагын нинди эш графигы кирәк булгандыр? Бүгенге көндә ЯҮМР социаль хезмәте Мавринаны ана хокукыннан мәхрүм итү буенча судка иск биргән.
Илсөя Завилейская фотолары.
Районга чыгу
Безнең редакция журналистлары бара алган икенче гаилә Косякау авылында булды. Бу гаилә турында күршеләре чаң суккан: «Балалары һәрвакыт ач-ялангач, әниләре эчә, эшләми. Килеп карагыз!» Урынга баргач без менә нәрсә күрдек: балалар сәләмә киемнәргә киенгән, төшке ашка пешкән кишер белән суганнан башка ашамлык юк. Әтиләре сәламәтлеге торышы буенча эшләми. Әниләре җәйге чорда эшләгән, кышын - эш юк. ТКХ өчен бурычлары арта. Приюттан бу ата-аналар катгый баш тарткан. Әгәр дә ресурс компаниясе газ бирми башласа? Кая барырлар? Яисә теләсә-нәрсә ягып өйләрен җылытудан балалар үлеменә китергән Лениногорскида булган хәлнең кабатлануын көтәргәме?
Алдагы гаилә безне шок хәленә куйды
Кызганычка, хөрмәтле газета укучы, Васильевода бу йортта күргәннәремне язып бетерә алмыйм. Сез аны 1нче биттәге фоторәсемнән үзегез дә күрә аласыз. Ике бала анасы узган тормышында гына айнык булгандыр, үзе әйтмешли, аның ул иҗади натура булудан килә. Ул хәзер чираттагы ире - яраткан Эммануэле белән яши. Ир без килгәч тә аңына килә алмады. Олы улы - армиядә, кечесе - приютта. «Газ өчен бурычлармы? Өзделәр бит инде. Газ баллоны куйдык. Аннан, эчтә җылы булганда газның кирәге бармы?», - ди бәхетле һәм исерек Валентина. Приютта тәрбияләнүче баласы хакында сорагач, җавап болайрак яңгырады: «Бүген баламны күрергә барырга ярый диделәр, болай ничек күреним? Менә бераз рәткә киләм дә, барам». Валяның яраткан кешеләре бик еш алышынып тора, якынча биш көнгә бер. Мөгаен алар аңа баш төзәтергә алып килә торгандыр инде. Бу йортта ризык дигән әйбердән мин бары ике черек бәрәңге һәм ярты шешә сыек май күрдем. Хәзергә исә мәңге исерек һәм бәхетле Валентинаны ана хокукыннан мәхрүм итү эше карала.
Меценатлар кайда соң?
Интернет челтәре һәм сайт­ларда әлеге яңалык буенча бик җанлы фикер алышу барганда, күп балалы гаиләләргә бурычларын түләү өчен, ник әле иганәчеләр тапмаска, дигән сорау бик еш ишетелде. Әлеге сорау буенча без район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Хәлиловага мөрәҗәгать иттек.
- Узган ел кайбер күп балалы гаиләләргә бурычларны капларга ярдәм итүче меценатлар таптык. Кайберләренең меңәрләгән суммада җыелган иде. ТКХга булган бурычларын капладык, ә кайбер милекчеләр үзләре түләп бетерәбез дип вәгъдә бирде. Һәм иганәче ярдәм күрсәткән гаиләләрнең берсе дә сүзендә торып, бурычларны каплап бетермәде. Һәм әлеге сумма үсә бирә.
Мин районның бер эшмәкәре ярдәм күрсәтеп, барлык бурычын түләгән Яшел Үзәннең бәхетле кешесе белән очраштым. Инде эшкә урнашып, кулланган хезмәтләр өчен кабат ни өчен түләмисез дигән сорауга:
- Ни өчен әле мин газ белән утка түләргә тиеш? Узган ел иганәчеләр таптылар бит, быел да табарлар. Мин беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел!
- Килеп газны сүндерсәләр, - дип гаҗәпләнәм мин, - балаларыгыз бит зыян күрәчәк!
- Мин законнарны яхшы беләм, без - күп балалы гаилә! Сүндерергә хокуклары юк.
Әлеге темага озак сөйләп, мескен әти-әниләр турында күп фикер алышырга булыр иде. Тик шушы ике көн дәвамында фатирлар буенча йөргәндә күргән ата-аналарның берсе дә миндә кызгану хисе уятмады. Алай гына да түгел, опека органына, аларның файдасызга көч түккән хезмәтенә рәхмәтем иксез-чиксез. Һәм, үземнең коллегаларыма мөрәҗәгать итеп, шуңа басым ясыйсым килә: без иң беренче чиратта профессионаллар. Чөнки без фактларга түгел, ә имеш-мимешкә нигезләнеп, кыска вакытлы дан-шөһрәт артыннан куучы сары матбугат түгел.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев