Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ничек һәм кайда коенырга һәм батмаска!

Көннәр эсселәнә бара, алга таба тагын да кызуырак булырга мөмкин, дип хәбәр итә синоптиклар. Мондый көнне тизрәк суга гына чумасы килә. Шуңа күрә дә елга-күл буйларын ял итүчеләр сырып алган. Халык кырылып су коена. Нәкъ менә шушы вакытта суга батып үлү очраклары кискен арта. ТР МЧСының Яшел Үзәндәге идарәсе хәбәр...


Көннәр эсселәнә бара, алга таба тагын да кызуырак булырга мөмкин, дип хәбәр итә синоптиклар. Мондый көнне тизрәк суга гына чумасы килә. Шуңа күрә дә елга-күл буйларын ял итүчеләр сырып алган. Халык кырылып су коена. Нәкъ менә шушы вакытта суга батып үлү очраклары кискен арта. ТР МЧСының Яшел Үзәндәге идарәсе хәбәр иткәнчә, Сумка елгасында (Васильево) бер Казан кешесе батып үлгән дә инде.

Суга беркем дә батып үләрмен диеп керми, билгеле. Шулай да суга бәйле фаҗигаләр кимеми. Моның сәбәбен, иң беренче чиратта, коену кагыйдәләрен белмәү, үтәмәү белән аңлаталар. Шуңа күрә белгечләр киңәшенә тагын бер кат колак салу һич кенә дә артык булмас.

Кайда коенырга?
Иң яхшысы - коену өчен махсус билгеләнгән урыннарда коену. Рәсми төстә эшли торган пляжларда коткаручылар, кирәге чыга калса - катерлар да булганы билгеле. «Су коену тыела» дигән язу тормаган җирдә коенырга була, әлбәттә. Тик шуны онытмагыз: монда сезнең иминлекне беркем дә кайгыртмый.
Аннан пляжларда коену урынын юкка гына бүлеп куймыйлар. Аннан ары йөзү куркыныч икәнне онытмагыз.
Канал, күл, буа, карьерларда, янгын сүндерү өчен махсус әзерләнгән сулыкларда коенырга, шулай ук суда шаярырга - бер-береңне батырып уйнарга ярамый.

Балалар белән ял итсәгез:
Аларны күздән яздырмаска. Кабартылган матраслар, батырмый торган круглар, жилетлар бар дип тә тынычланырга ашыкмагыз. Матрас ише әйберләр әйләнеп китәргә дә күп сорамый, шулай ук агым белән йөзеп китәргә дә. Бигрәк тә Иделдә һәм башка зур сулыкларда. Резин көймәләр дә куркыныч: торып басарга, чайкатырга ярамый!
Тагын бер киңәш. Пляжда кешене, бигрәк тә балаларны, бер-берсеннән аеру кыен. Бигрәк тә халык күп булса. Балагызга «кычкырып тора торган» купальник кидерсәгез, күз уңында тотасы җиңелрәк булыр. Кызларның чәчен ачык төстәге лента белән үреп куегыз.
Инде тирләгән килеш суга кермәскә, баш белән чуммаска икәнлеген һәркем белә булыр. Шулай ук аракы эчкән килеш коенырга ярамаганлыгын да.
Хәвеф-хәтәрдән сак булыйк берүк.
Елена Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев