Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мул игендә – Сезнең маңгай тире

Алар өчен календарьда кызыл дата юк. Көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтләре өстәлебездә бай ризык булып ята. Сүзем авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хакында. Табигатьнең язга кереп барган бер матур көнендә районыбызның кыр батырлары, алдынгы яшелчә үстерүчеләр, сөт, ит җитештерүчеләр һәм аларны эшкәртү тармагында көч куючылар зур бәйрәмгә җыелды.

Авыл хуҗалыгының 2016 ел нәтиҗәләренә йомгак ясау һәм алдынгыларны тәбрикләү тантанасы Зөя елгасы буенда урнашкан иң матур урында - ял базасында узды. Безнең районда мондый зур күләмдәге бәйрәмнең күптән оештырылганы булмаган. Әмма кимчелекләрне төзәтер өчен мөмкинлек һәрвакытта да бар. Көндәлек тормышта ял бик аз татыган терлекчеләр, механизаторлар бәйрәмгә бер дулкынлану хисе белән килде.
- Мин авыл кешесе түгелмен, тик эш тәҗрибәм буенча бу өлкәнең озакка сузылган хезмәт булуын яхшы аңлыйм. 2016 елны әйбәт күрсәткечләр белән тәмамладык. Иң мөһиме - авыл кешесенә эш урыннары булдыру. Олы Якедәге кебек үз тырышлыгы белән үзләрен туендыручылар күбрәк булырга тиеш. Ни өчен әле безнең балалар үзебездә җитештерелгән ит ашамый? Бу сораулар барысы да безнең уртак максат. Алда зур эш - язгы чәчү. Вакытында яңгыры явып, мул уңыш җыеп алырга язсын, - диде район башлыгы Александр Тыгин барлык авыл хезмәтчәннәренә сәламәтлек теләп, бәйрәм котлавында.
Бәйрәм булгач, бүләкләрсез булмый. Агросәнәгать өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖ операторы Шәүкәт Гайнуллин, санитар табиб Назымгөл Фәтхуллова, смена начальнигы Венера Шаһапова, «Яшел Үзән икмәк комбинаты» җәмгыяте генераль директоры Лариса Гордеева РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Авыл хуҗалыгы үсешенә зур тырышлык һәм шәхси өлешен керткәне өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булучылар:
«Красный Восток агрохолдинг» ААҖ алдынгылары - Рөстәм Җәләлов, Ринат Нигъмәтуллин, Ренат Уразов, Фирдәүсә Гыймадиева, Рамил Тимергалиев, Фидаил Йосыпов.
«Майский» теплицалар комбинаты» ширкәтендә яшелчә үстерүчеләре - Степанида Алексеева, Ландыш Гыйз­зәтуллина, Ольга Каюрова, Айсылу Козина, Чулпан Сибаева, Алия Фазлыева, Розалия Шәрифуллина.
«Ак Барс» кошчылык комплексы» ширкәте Яшел Үзән филиалы алдынгылары - Ләйсән Нуршева, Зифа Яруллина.
Шулай ук район башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатларына лаек булучыларны котлыйбыз.
Тантаналы чарада хөрмәтле ветераннарыбызның да катнашуы бәйрәмгә ямь өстәде. Яшел Үзәннең мактаулы гражданы, шәһәр комитеты партиясенең беренче секретаре һәм шәһәр башлыгы булып эшләгән Хәмит Хәйретдинов безнең районда узган хезмәт чорын сагынып искә алды:
- Очраклы рәвештә генә килеп эләккән идем, җитәкче кәнәфиендә 12 ел утырырга туры килде. Һәм эшлисе дә рәхәт иде. Ул «Ленин» колхозы сыер савучылары гына ни тора! Стена газетасына кадәр үзләре чыгара иде бит. Гомумән, Норлат зонасы гел алдынгылар рәтендә булды, - ди ветеран.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәменә райондагы өч меңлек коллективның бары алдынгылары җыелган иде. Безнең район авыл хуҗалыгы продукциясенең нәтиҗәлеге буенча республикада беренче унлыкка кергән. Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Таһир Җиһаншин җиткерде.
- 2016 ел безнең өчен начар булмады. Әмма иркенәергә ярамый. Төп максат узган елгы күрсәткечне 10 процентка арттыру. Бу безнең алда ТР Президенты куйган бурыч. Ул узган ел район буенча керем 8 млрд сум булса, быел без аны 9 млрд сумга күтәрергә тиеш. Һәм үз дигәнебезгә ирешербез дип уйлыйм. Иң мөһиме сәламәтлек булсын, - диде ул бәйрәм котлавында.
Районда иңне-иңгә куеп төрле юнәлештә эшләүче авыл хуҗалыгы оешмалары бихисап. «Майский» теп­лицалар комбинаты» ел саен 35 мең тоннадан артык яшелчә җитештереп, Россиядә беренчелекне алып торучы предприятие. Комбинат продукциясе Татарстанда гына түгел, ә Мәскәү, Санкт-Петербург, Сургут, Екатеринбург, Киров, Пермь шәһәрләренә дә җибәрелә. Кышкы теплицалар мәйданы 36 гектар тәшкил итә.
- Безнең төп максат - яшелчә сезоны булмаган вакытта да халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү. Коллективыбыз бик әйбәт, мөмкинлекләребез дә бар, - дип коллегаларын котлады комбинатның җитештерү буенча генераль директор урынбасары Искәндәр Мозаффаров.
Район кошчылык юнәлешендә дә алга бара. Авыл хуҗалыгы үсеше күрсәткечләрендә «Ак Барс» кошчылык комплексы» ширкәтенең дә роле зур. Республикада кош җитештерү күләменең 30 процентын нәкъ менә шушы предприятие алып тора. Биредә безнең район буенча гына да 800 кеше хезмәт итә. Быелдан тулы куәткә эшли башлыйлар икән. «Авыл кешесенең хезмәте җиңел түгел, без сезнең алда баш иябез», - ди директор Илһам Кашапов.
Районда эшләүче кайсы гына предприятиене алсак та, уңышлары сөенерлек. «Авангард» акционер җәмгыятендә Германиядән кайтарылган заманча җиһазлар ярдәмендә ит эшкәртелә. Монда сыйфатлы чималдан уннан артык төрдә колбаса җитештерелә. «Залесный» агрофирмасы исә елына 100 мең баш чебеш үстерә, 3200 тоннага кадәр ит җитештерә. «Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» җәмгыяте республикада файдалы, сыйфатлы сөт продукциясе җитештерү буенча иң эре предприятие.
Чынлап та, районда авыл хуҗалыгы юнәлешендә тир түгүче кайсы тармакны гына алсак та, берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Чөнки аларның һәммәсендә дә туган ягына, хезмәтенә гашыйк фидакарь затлар эшли. Тормышта бәйрәм көннәре бик аз тәтесә дә, хезмәтегездән тәм табып яшәргә язсын сезгә, хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре.
Алия Гаязова
Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев