Мәскәүдә көчле давыл: 11 кеше һәлак булган, 170ләп кеше зыян күргән (+фото)
Табигый бәла-каза аркасында башкалада 11 кешенең гомере өзелгән.
Мәскәүдә кичәге гарасатта үлүчеләрнең гаиләсенә 1 миллион сум акча бүлеп бирергә җыеналар. Түләү турындагы соңгы карар бүген Хөкүмәт утырышында кабул ителәчәк.
Бу хакта шәһәр мэры Сергей Собянин гарасатта зыян күргән кешеләрнең хәлен белү өчен Склифосовский институтына килгән вакытта әйтте, дип хәбәр итә "Российская газета". Бирегә давыл вакытында зыян күргән 14 кешене китергәннәр.
Мәскәүдә кичәге гарасат вакытында 11 кеше - биш хатын-кыз һәм алты ир-атның гомере өзелгән. Алар арасында 30 яшькә кадәрге өч хатын-кыз бар, дип яза ТАСС агентлыгы. Гомумән алганда, һәлак булучылар - 20-65 яшьлек кешеләр булган, ди агентлык үз чыганакларына таянып. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр саны - 170ләп кеше, диелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев