Бу язмам Яшел Үзәндә яшәүче малай турында. Бүгенге көндә Никита Ирхинга алты яшь. Балалар церебраль параличы диагнозы турында Никитаның әнисе сабыйга бер яшь тулгач белә. Вакыт бара. Никита бик авырлык белән генә селкенә ала. Ортопедия аяк киеме киеп әнисе белән, йә булмаса коляска ярдәмендә генә йөри. Өйдә, нигездә, тезләре белән генә үрмәли.
Әмма табибларның хөкеме оптимистик рухта була. Никитаны аякка бастыру өчен операция ясарга һәм шифаханәдә тернәкләнү узу таләп ителә. Барлык процедураларның суммасы 234 мең сумнар белән исәпләнә.
Паникага бирелеп, елап утырырга вакыт булмый. Никитаның әнисе тырышып акча эзли башлый. Кызганычка бу сумманы күтәрү гаиләнең хәленнән килми. Алар район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Хәлиловага һәм район газеталарына мөрәҗәгать итә. Лилия Шәүкәтовна шәхсән үзе бу мәсьәлә буенча ярдәм өмет итеп район башлыгына керә. Хәйриячеләр үзләрен көттерми. Шул ук елны Никита Евпатория балалар клиника шифаханәсенә бара, табиблар биредә могҗиза тудыра. Катлаулы операция кичергәннән соң, яңа танышым тернәкләнү курсын уза.
- Без даими тернәкләнеп торабыз, - дип сөйли Никитаның әнисе Алиса Ирхина. - Үз фатирыбызда бер бүлмәне тернәкләнү өчен тулысынча ясадым: швед реабилитацияләү җиһазы алдым, канат тарттырдым һәм улымның моторикасын үстерү өчен башка бик күп нәрсәләр эшләдем. Бүгенге көндә улым мөстәкыйль йөри, ярдәмчесез басып тора ала. Гәрчә ике ел элек без моның турында хыяллана гына идек.
Әлеге тыйнак анага бары 27 яшь. Миңа калса бу могҗиза ул теләгәнгә һәм сораганга гына түгел, ә үз алдына максат куйганга һәм аның тормышка ашуы өчен тырышып яшәгәнгә булган. Хәзер Алиса спорт биюләрен өйрәтү белән шөгыльләнә. Киләчәктә Никита мәктәпкә кергәч аңа үз эшен ташларга һәм улы өчен тьютор (бала өчен махсус методика булдырып эшләүче) булырга туры киләчәк. Менә аннары гаиләне кем тәэмин итәр? Әтиләре аларны ташлаган. Район башлыгының «Бүгенге көндә сез нәрсәгә мохтаҗ?», - дигән соравына Алиса бала өчен тьютор табылса әйбәт булыр иде, ә мин аның уку графигы белән туры килерлек даими эшкә урнаша алыр идем, ди. Шулай ук мондый балаларга махсус оргтехника кирәк. Бәлки нәкъ менә безнең газета укучылар арасында кечкенә Никитага ярдәм итәрлек кешеләр табылыр! Һәр баланың да бит тулы, бәхетле тормышта яшәргә хакы бар.
Никита Сергеевич 6 яшендә генә булса да иркен укый, өч телдә рәхәтләнеп саный. Каршысында утырган Александр Васильевичка ничә яшь бирәсең дип мәзәкләп кенә әйткән сорауга бер секунд кына уйлап алды да, «ну, якынча 43», - дип җавап бирде. Бер генә елга ялгышканлыгын күреп, барыбыз да гаҗәпкә калдык. «Ә әниеңә ничә яшь?», - дип сорады район башлыгы. «Әнигә, әнигә - 18», - диде дә, елмаеп куйды. Шушы кечкенә генә, ачык күңелле, ихлас, грамоталы итеп сөйләшә белүче бәләкәч безне танышуыбызның беренче минутыннан ук үзенә гашыйк итте дә куйды.
Башкалар ярдәменнән тыш, мөстәкыйль рәвештә яшел чирәмнән атлап, шушы матур тормышка сөенеп яшисе килә Никитаның. Бәлки ул киләчәктә бер акыл иясе, сын остасы, яисә инженер булыр - без бу хакта әлегә әйтә алмыйбыз. Тик ул дөньяның игелекле кешеләренә бай булуын һәм һәрчакта да көрәшергә, төшенкелеккә бирелмәскә кирәклеген яхшы белә. Могҗиза бар һәм ул аны үзендә сынап карады инде.
Илсөя Завилейская, автор фотосы.
Нет комментариев