Мәктәпкә браслет тагып йөрергә кирәк
5 сентябрьдә Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре 16нчы мәктәпнең яшь юл инспекторлары белән берлектә «Игътибар - балалар!» операциясе кысаларында «Юлда күренеп йөр!» һәм «Куркынычсыз ЗЕБРА» акцияләрен үткәрде. Әлеге чара кысаларында балалар җәяүлеләргә һәм автомобиль йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре турында листовкалар таратты, кечкенә яшьтәге мәктәп укучыларына урамны ничек чыгу тәртибен күрсәтте. Балаларга...
5 сентябрьдә Яшел Үзән ЮХИДИ хезмәткәрләре 16нчы мәктәпнең яшь юл инспекторлары белән берлектә «Игътибар - балалар!» операциясе кысаларында «Юлда күренеп йөр!» һәм «Куркынычсыз ЗЕБРА» акцияләрен үткәрде.
Әлеге чара кысаларында балалар җәяүлеләргә һәм автомобиль йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре турында листовкалар таратты, кечкенә яшьтәге мәктәп укучыларына урамны ничек чыгу тәртибен күрсәтте. Балаларга яктылык кайтаручы браслетлар - фликерлар, брелоклар таратты. Фликерларны укучы балаларның сумкаларына, мәктәп киемнәренә тегәргә ярый. Алар караңгыда машина йөртүчеләргә яхшы күренә. Бу юл фаҗигаләрен киметүнең бер ысулы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев