Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

МӘКТӘП ФОРМАСЫ ПРОБЛЕМА?

Уку елы башланырга бик аз вакыт калып бара. Ә редакциябезгә шалтыратучылар артканнан-арта. Проблемаларының темасы бер - мәктәп формасы.

СССР таркалып, өстән совет чорындагы бердәм формаларны салырга рөхсәт ителгәч, әй шатланган идек! Ләкин ул хис озакка бармады, чөнки сыйныф эчләрендә социаль сыйныфлар барлыкка килде - укучылар байлар һәм ярлыларга бүленде. Затлы һәм кыйммәтле киенерлек мөмкинлеге булганнар гадиерәк яшәүче гаилә балаларыннан бик нык аерылып тора башлады. Ә соңгыларының ата-аналары, улым яки кызым кимсенмәсен, дип, соңгы акчасына кием сатып алырга мәҗбүр булды. Мәктәпләргә, демократия шаукымына ияреп, балаларны бертигез итеп тотучы киемнәрдән азат итүнең зур ялгышлык булуы тиз аңлашылды. Әмма иреккә бер чыккач, ниндидер кысаларга кабат кертү җиңел эшләрдән түгеллегенә дә төшенергә туры килде аларга. Шулай да ниндидер нәтиҗәләргә ирешелде: чәчәкле-чуклы, аллы-гөлледән мәктәпкә йөрүне тыйдык, «строгий» стильне кайтардык. Кайтаруын кайтардык, әмма шуның белән бәйле булган кайбер проблемалар да туды. Редакциябезгә шалтыратучылар да юкны бушка аударып, чебеннән фил ясау­чылар түгел, гаделсезлектән күңелләре тулганга дөреслек эзләүләре. Ләкин берсе дә исем-фамилиясен ачыктан-ачык күрсәтергә батырчылык итмәде, чөнки балаларының әлеге мәктәп­ләрдә укыйсылары бар. Күпчелек арасында ризасызлык тудырган мәсьәләне без дә игътибарсыз калдыра алмадык.
- Без ата-аналарны акча сугып яталар дип уйлый торганнардыр инде. Ул формаларны башка мәктәпләр кебек төс буенча гына билгеләргә ярамыймы икәнни? Җитмәсә һәр сыйныфның шәхсән үзенеке булырга тиеш, анысын да махсус теккәннәр, башка бер җирдән дә очсызрак бәягә табып булмаслык итеп! Аны бер билгеле урында гына саталар әле! Ә бәясе!!! Нигә мин аны ике тапкыр кыйммәтрәккә алырга тиеш?! Моның мәктәпләр белән хезмәттәшлек итеп акча эшләп бүлешүгә корылганы көн кебек ачык бит инде. Шулай булмаса бу кадәр мәҗбүр итмәсләр иде! - дип эчләрен бушата балаларын мәктәпкә җыюдан соң кесәләре шактый юкарып калган аналар.
Без әлбәттә, трубканың теге башында сөйләүчеләрнең һәр сүзен, бу уңайдан нәтиҗә ясаган фикерләрнең барысын да газетабызда бастыра алмыйбыз, аларның дөрес­леген тикшерү өчен редакциябездә детективлар агентлыгы ачарга туры килер иде. Әмма уйланырга нигез бирерлекләре бар. Чынлап та, башка мәктәп­ләргә үзләренә ошаган формаларны бик күпкә арзанракка сатып һәм сайлап алу мөмкинлеге бирелгәндә, нигә әлеге мәктәп балалары кыйммәтрәккә киенергә, размерын таба алмыйча ары-бире сугылыр­га тиеш?
- Безнең мәктәп формасын тәкъдим ителгән 15 төрле үрнәк арасыннан ата-аналар комитеты сайлап алды. Һәрберсенең бәяләре дә күрсәтелгән иде, - дип аңлатты безгә 5нче гимназия вәкиле.
Баш мөхәрриребезнең кызы да әлеге гимназиядә белем ала һәм быел бу проблема аны да читләтеп узмады. Форма алырга баргач, балагыз стандарт түгел һәм сезгә аны 1нче сентябрьгә кадәр тегеп өлгертә алмаячаклар, дип, кибеттән борып чыгарганнар. Стандарт бала нинди була соң ул? Һәм кем билгеләгән әлеге стандартны? Хәзер нишләргә инде, форма алам дип, баланы ач тотып кечерәйтергә яки колагыннан тартып үстерергәме? Гомумән, кемгә кирәк соң бу проблемалар? Мәктәпләргә бердәм форма кертүгә беркем дә каршы түгел, тик нигә аны бу кадәр кырыс­латырга? Нигә аның 600 сумлыгы белән кибетләр, базарлар шыплап тулганда, әлеге аерым мәктәпләр 1800 сумга алырга тиеш? Елы буе бер форма белән генә йөреп тә булмый бит әле, буяла, ертыла, мәсәлән. Аны кабат баш бәясенә сатып алыргамы? Чынлап та проблема бу...
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев