Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

Медиклар чаң суга: туучылар кими, суицидлар арта

Яшел Үзән медицинасында туган проблемалы сораулар депутатларны да, халыкны да битараф калдырмый. Шуларның кайберләре югарыдан торып хәл итүне сорый. Хөрмәтле халык сайлаучылары менә шулай проблемалы мәсьәләләрне медикларның үзләре белән уртага салып сөйләште.

Җәйге яллар дип тормыйча, июльнең эссе көннәренең берсендә, муниципаль район Советының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау буенча даими комиссиясе район үзәк дәваханәсенә күчмә утырышка «кайнар» темаларны тыңларга җыелды. Җыелучылар эшкә тотынганчы дәваханә партнеры буларак «Барс-мед» медицина компаниясе үзенчәлекле презентациягә чыкты. 2017 елда Яшел Үзәндә томограф аппараты кую планлаштырыла. Яшел үзәнлеләр МРТ һәм РКТ кебек катлаулы тикшеренүләрне озакламый Казанга бармыйча үзебездә генә ясый алачак. Шәхси-дәүләт партнерлыгы кысасында мондый консультатив-диагностика үзәкләре Татарстанда берничә шәһәрдә ачылган инде. Бәяләре дә Казанныкына караганда арзанрак булырга мөмкин дип ышандыра компания хезмәткәрләре. Иң мөһиме - консультацияләр һәм диагнозлар үзәкләштерелгән юл белән биреләчәк.
Депутатлар иң беренче итеп Яшел Үзән халкына медицина учреждениеләрендә югары технологияле хезмәт күрсәтү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Медицина учреждениеләрендә булган аппаратлар тулы көченә кулланыламы соң?
- УЗИ аппаратын без, мәсәлән, тәүлек дәвамында куллана алмыйбыз, - дип аңлата бу уңайдан район үзәк дәваханәсенең баш табибы Илгиз Һидиятов. - 1 сәгать эчендә табиб 6 кешегә хезмәт күрсәтергә тиеш. Шуны аңлагыз, 1 аппаратка без 7-8 белгеч утырта алмыйбыз. Андый очракта штатны безгә 5 тапкыр арттырырга кирәк булыр иде. Ә безнең штат мөмкинлекләре чикле.
Республика һәм федераль программалар гамәлгә ашырылу нәтиҗәсендә күп торак пунктларда ФАПлар ачылу зур алга китеш. Бу программа хәзер ябылса да, модульле ФАПлар төзү Яшел Үзән районында дәвам итә. «Земский доктор» программасы буенча гына да районга 24 табиб эшкә килгән. Яшел Үзән башка регионнардан табибларны нык җәлеп итә башлаган. Үзләре дә студентларны укыталар. Дистәдән артык яңа белгеч килүе көтелә. Медицина университетыннан килгән ординаторларны калдыру өчен ниләр генә эшләмиләр. Көненә меңәр сум түләп профилакторийларда да яшәтергә, ничек кенә булса да аларны Яшел Үзәнгә тартырга тырышалар.
Депутатлар күчмә утырышка кадәр район дәваханәләрен, амбулатория­ләрен йөреп чыккан. Алар «йомшак» урыннарны атап, җитешсезлекләрне төзәтү юлларын бергәләп эзләргә кирәклеген дә ассызыклады. Мәсәлән, Норлатта менә дигән ремонт ясалса да, җиһазланышы бик начар хәлдә. Василье­вода рентген аппараты юк. Осиновода табибка чиратлар һәм башкалар.
Медиклар да үзләрен борчый торган проблемаларны депутатлар колагына җиткерә. Әйтик, ата-аналары гаебе белән бәхетсезлек очракларына эләккән балаларның күбәюе борчый аларны. Мәсәлән, соңгы өч айда 5 бала тәрәзәдән егылып төшеп имгәнгән, агуланучылар күбәйгән. Шуңа күрә социаль яктан куркыныч гаиләләргә игътибарны арттырырга кирәк. Медиклар билгеләвенчә, хәзер яшел үзәнлеләр авырып түгел, суицидлардан күбрәк үлә икән.
- Хәзер туучылар санының кимү процессы бара, - диде баш табиб. - Мондый кире динамиканың да сәбәпләрен эзләргә кирәк, үлем-китемнәр чагыштырмача кимесә дә.
Депутатлар һәм медиклар халыкны диспансеризацияләү турында да сөйләште. Тикшеренүләр бушлай була торып та, проблема яшәп килә: халык актив түгел. Моны алар белгечләрнең төрле урында урнашканлыгы, вакыт булмавы, яисә эштән китә алмавы һәм башкалар белән аңлата. Бушлай уздырылыган тикшеренүләргә яшәүчеләргә йөгерә-йөгерә барырга кирәк булса да, алар моны эшләми. Ә бит бу мөмкинлек һәр кешегә өч елга бер тапкыр бирелә, уйлап карасаң, ник файдаланып калмаска?
Нишләптер халык андый бушлай тикшеренүләрне бик өнәп бетерми, бәяләми, галочка өчен генә эшләнә, ышанычсыз дип исәпли. Ә медиклар ясаган нәтиҗәләр киресен күрсәтә, онкология очраклары күп ачык­лана, гомерләр сак­ланып кала.
Болардан тыш Мирныйдагы балалар поликлиникасы бинасын стоматология кабинеты исәбенә киңәйтү, хатын-кызлар консультациясен ремонттан соң үз урынына күчерү, киләсе елдан Яшел Үзән поликлиника биналарын яңа программа кысасында үзгәртеп корулар турында да «кайнар» сөйләшүләр булды.
Ничек кенә булмасын, бергәләп сөйләшү ике як өчен кирәк булудан тыш, ниндидер дәрәҗәдә яшәүчеләр мәнфәгатен дә канәгатьләндермичә калмас.
- Эш бара, әмма таләп­ләр дә арта, - диде даими комиссия рәисе Фоат Гатин. - Без ХХI гасырда яшибез, канәгатьсезлекләр булмый калмас. Шулай да, проблема туган икән, аны кичекмәстән хәл итү юлларын бергәләп эзлик.
Чынлап та, сәбәбе атта да бардыр, тәртәдә дә. Әйтик, халык бушлай диспансерлаштыруга бик теләп йөрми икән, димәк, медицина учреждениесе яисә табиблар ягыннан ниндидер җитешсезлекләр бар, бәлки, эш аның кирәген аңлап җиткермәүдә генәдер. Табиблар үзләре үк әйтеп тора бит: аларның диспансерлаштырудан тыш та эшләре муеннан.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев