Яшел Үзәндә яшәүче барча мөселман халкын Корбан гаете якынлашкан бу көннәрдә бик тә истәлекле вакыйга һәм бүләк көтә. 5 ноябрь көнне 11 сәгатьтә Мирный бистәсендә уртак көч белән төзелгән Тынычлык мәчете ачыла. Әлеге бәйрәм тантанасына мәртәбәле кунаклар - район җитәкчелеге, Татарстан мөфтие, предприятие-оешма җитәкчеләре, иганәчеләр һәм яшел үзәнлеләр чакырылган. Шәһәрне...
Яшел Үзәндә яшәүче барча мөселман халкын Корбан гаете якынлашкан бу көннәрдә бик тә истәлекле вакыйга һәм бүләк көтә. 5 ноябрь көнне 11 сәгатьтә Мирный бистәсендә уртак көч белән төзелгән Тынычлык мәчете ачыла.
Әлеге бәйрәм тантанасына мәртәбәле кунаклар - район җитәкчелеге, Татарстан мөфтие, предприятие-оешма җитәкчеләре, иганәчеләр һәм яшел үзәнлеләр чакырылган. Шәһәрне бизәп торучы бу иман йорты төзелешенә бик күпләр үз өлешен кертергә тырышты. Аның һәр ташы бисмилла әйтеп, дога укылып салынды. Ишекләрен ачачак бу иман йортына килгән һәркем үзенә җан тынычлыгы табачак, Аллаһ Тәгаләгә тагын да якынаячак.
Мәчет ачу тантанасына рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
Нет комментариев