Көн темасы

Максат – җәзалау түгел, тәртип булдыру

Административ техник инспекциянең системалы эшләве үз нәтиҗәләрен бирә.

2016 елның 10 аенда 1 246 административ кагыйдә бозу эше каралган һәм 5 013 700! сум штраф салынган. Бу узган елга караганда
824 900 сумга күбрәк!

Әлеге саннарны күрдем дә, уйга калдым. Бу чынлап та АТИ хезмәткәрләренең тырыш эшләве нәтиҗәсеме, әллә халыкның үз кесәсе бәрабәренә хөкүмәт казнасын аңлы рәвештә баетыр га тырышуымы? Куелган кагыйдә, законнарны тамчысына кадәр үтәп, алар буенча гына яшәп булмаганын һәммәбез дә аңлый, шулай да итәк-чабуларны бераз җыебырак, тирә-ягыбызга игътибарлырак булып яшәргә өйрәнергә вакыттыр инде. Болай да юк акчабызны капка төбендә кыек яткан бүкән яки бакча башына «ялгыш» ташланган чүп кебек юк кына нәрсәләргә дә штраф буларак сарыф итмик инде, җәмәгать. Агымдагы елның октябрь аенда гына да 1 217 000 сумлык акт төзелгән бит, йә! Хөкүмәт ничек таларга белми, дип, зарланып кына берни дә үзгәрми, тиеннәребезне янда калдыру өчен үзебезгә тырышырга кирәк. Хәзер халык белемле, бозарга ярамаган кагый дәләрне дә белмибез түгел, беләбез, тик күп очракта безгә дә сеңгән урысның «авось»ы өстенлек алып харап итә шул. Югыйсә, тиеш булмаган урында сәүдә итәргә (10 айга 146 беркетмә), калдыкларны теләсә кая ташларга (1025), транспорт чараларын яшел зонага, балалар мәйданчыкларына, бордюрларга куярга (444) һ.б. шундый гамәлләр кыларга ярамаганын бик яхшы аңлыйбыз. Тик бу аңыбыз безгә, коелып территорияне пычрату мөмкинлеге булган йөкләрне томаламый гына ташыганда да (36), рөхсәтсез склад, санкцияләнмәгән производство калдыклары урыннары ясаганда да (268), төзелеш, казу эшләре тирәсендәге тәртипсезлекләрне булдырганда да (76) нигәдер ярдәмгә ашыкмый. Эх, жәл... ваемсызлыгыбыз аркасында акча чыгымнары белән бергә никадәр күңел тынычлыгын югалтабыз. Бер яктан, штрафлар ярдәмендә тәрбияләргә омтылучы АТИлыларга үпкәләргә хакыбыз да юк кебек, тик кулыбызга тоттырган кәгазьдәге сумманы күргәч, шулай да күңелдә юшкын кала. Кайберләребез бу «камчы» белән килешмичә, судка мөрәҗәгать итә һәм араларында гаепсез булуларын исбатлаучылар да бар. Мәсәлән, 2016 елда ун ай эчендә административ җәза турындагы 32 карар суд тәртибендә тикшерелеп, аларның 13е үз көчендә калса, 5есе акланган, 13 карарның штраф суммасы киметелгән, ә берсе Яшел Үзән суды тарафыннан җәза дәрәҗәсен үзгәртеп, урындагы затка телдән шелтә рәвешен алган. Хәтта салынган штрафларын түләмәгән өчен штраф салынган затлар да бар (23).
Ә авыл җирлеге башлыкларына, административ җәза беркетмәләре бик аз булу сәбәпле гел «эләгеп» торса да, шулай дәвам итә бирә. Сала халкының гадиләрчә бердәмлеген башлыкның һәрдаим шелтәсе дә боза алмый, күрәсең. Моңа шатланырга да, борчылырга да белмәссең. Елмаеп куясы гына килә. Ә нигә шатланмаска ди әле? Димәк, авылларда тәртип!
- Административ техник инспекциясе хезмәтенең максаты җәзалау түгел, ә тәртип булдыру икәнен истән чыгармасак иде. Алар дошманнарга караган кебек мөнәсәбәткә лаек түгел, бары тик йөкләнгән вазифаларын башкаручылар. Үзебезгә һәм тирә-юнебезгә карашыбызны үзгәртергә кирәк, - ди ЯҮМР башлыгы Александр Тыгин.

Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Максат – җәзалау түгел, тәртип булдыру
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Көн темасы