Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үлемсезлеккә хөкем ителгән каһарман бүген дә хәтерләрдә

Быел патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 111 ел булды.

Фашистларга әсирлеккә төшкәннән соң Ватанын сатуда гаепләнгән, бары тик 1953 елда, кылган батырлыклары турында Константин Симоновның язмасы басылганнан соң акланган милләттәшебезнең «Моабит дәфтәрләре»н кем генә белми икән?! Мәктәп программасына кертелгән шигырьләрен укыганда һәммәбезнең тамагына төер тыгылып, күзләргә яшь тула иде. ...Алар, алар, җыйнап аналарны, балаларны кыр­га кудылар... яки ...Бүреләр... Аһ! Ләкин бүреләр ул кадәр үк ерткыч түгелләр...
Яшел Үзәннең 14нче лицеенда узган «Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, Үлгәннән соң да үлмәслек булсын!» дип исемләнгән муниципаль шигырь уку бәйгесендә мин кабат шул тетрәндергеч хисләрне кичердем. Хәзерге буын совет чорыннан ерак торса да, патриотлык хисе кимемәгән кебек. Җәлил шигырьләрен шундый итеп сөйләделәр ки, «каз тәннәре» генә йөгерешеп калмады, баштагы чәчләр дә кыймылдашып куйды хәтта! Чараның ачылышында, Рәмзия Әминова җитәкчелегендәге 15нче мәктәп укучылары күрсәткән «Батырларның батыры син, Җәлил!» чыгышын калган катнашучыларга өлге итеп алырлык иде.
Районыбызның мәгариф идарәсе, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының Яшел Үзән бүлекчәсе һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан оештырылган әлеге бәйгедә бик күп мәктәп укучылары катнашты. Алар - Муса Җәлилнең, аңа багышлап язган башка шагыйрьләрнең һәм үзләренең иҗат җимешләрен сәнгатьле укып, сөйләм осталыгы, сәхнәдә үзеңне тоту критерийлары буенча көч сынашты. Һәр укучы ныклап әзерләнгән, һәммәсенең чыгышы үзәкләргә үтәрлек дәрәҗәдә иде. Тик бәйге - урыннар бүлешергә тиеш булганга күрә бәйге дә инде. Мәртәбәле жюри әгъзаларына болай да шәпләр арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу бер дә җиңел булмагандыр. Шулай да җиңүчеләр билгеләнде, менә алар: I-IV сыйныфлар арасында I урында Ралинә Ханзарова (автор-башкаручы) - 3нче гимназиянең III сыйныф укучысы, II урын - Фирдүс Хәсәнҗанов - Обсерватория мәктәбенең IV сыйныф укучысы, III урын - Язилә Гаязова - Акъегет мәктәбенең III сыйныф укучысы, Дияз Вәлиев - 16нчы мәктәпнең III сыйныф укучысы, Азалия Сәлахова - Осиново бистәсенең Карпов исемендәге лицейның III сыйныф укучысы, Адель Хәйруллин - Күгәй башлангыч мәктәбенең III сыйныф укучысы; V-VII сыйныфлар арасында: I урын - Булат Хөсәенов - 7нче мәктәпнең V сыйныф укучысы, II урын - Алисә Фәйзетдинова - 9нчы лицейның VI сыйныф укучысы, Салават Төхвәтуллин - 15нче мәктәпнең VI сыйныф укучысы, Ралинә Сөнгатуллина - 15нче мәктәпнең VI сыйныф укучысы, III урын - Диләрә Закирова - 9нчы лицейның V сыйныф укучысы, Алия Хәйруллина - Акъегет мәктәбенең V сыйныф укучысы, Зәринә Гафарова - 15нче мәктәпнең V сыйныф укучысы, Илүзә Зәбихуллина (аерым мактау сүзләренә дә лаек булды) - Күгеш мәктәбенең VII сыйныф укучысы; VIII-XI сыйныфлар арасында: I урын - Алинә Мостафина - Татар Танае мәктәбенең XI сыйныф укучысы, II урын - Илдүс Хәсәнов - Обсерватория мәктәбенең VIII сыйныф укучысы, Айгөл Заһидуллина - 14нче лицейның X сыйныф укучысы, III урын - Дания Сөләйманова - Зөя мәктәбенең XI сыйныф укучысы, Алия Фәхретдинова - Норлат мәктәбенең IX сыйныф укучысы. Шулай ук автор-башкаручылар Камилә Хәялиева (3нче гимназия), Илһамия Гыйззәтуллина (Осиново) һәм Хәния Гайнуллина (Норлат) аерым игътибарга лаек булып, Муса Җәлилгә багышлап язган шигырьләренә югары бәя бирелде.
Үзендә шулкадәр кунак җыйган 14нче лицей укучыларының шигырь бәйгесен йомгаклау чыгышын тамаша кылганда, беркем дә битараф калмагандыр, минемчә. Мондый чаралар уздырылып торганда горурланырлык милләттәшләребез онытылмас, телебезнең саклануына да өмет зур.
Гөлнара Вәлиева.
Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев