Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Кулсыз бандит» кулына эләгергә язмасын

Эчкечелек, наркомания кебек начар гадәтләр турында без ишетеп кенә түгел, күреп тә беләбез.

Әмма алар белән беррәттән тагын бер начар гадәт - уен автоматларына бәйлелек - игромания дә нык таралып килә. Аның соңгы елларда чәчәк атуын аңлату авыр түгел, ул - фәнни-техник прогресс җимеше. Аны берничә төргә бүләләр: уен автоматларына һәм компьютер системасына бәйлелек. Иң куркынычы - примитив уен автоматлары. Алар хәзер яңгырдан соң гөмбә кебек барлыкка килә башлады. Димәк, «кулсыз бандитлар» корбаннары да арта дигән сүз. Белгечләр фикеренчә, бу проблема алкоголизм белән наркоманиядән дә куркынычрак, чөнки шәхес деградациясе тизрәк бара. Автоматларга ияләшкән кешенең психикасы бозыла. Уен автоматлары бизнесын алып баручылар нәкъ менә шулардан файдалана. Кеше ничек автомат колына әйләнгәнен үзе дә сизми кала, аңарда аңлатып бетермәслек азарт барлыкка килә. Яшел Үзәндә әле монда, әле тегендә уен автоматларын күрергә була. Дөрес, аларны тиз арада хокук сакчылары юк итә. Компьютер салоннары исеме астында уен бизнесы алып барыла. Менә, мәсәлән, 2014 елда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шәһәр прокуратурасы белән берлектә уен бизнесы объектларын ачыклау һәм юкка чыгару буенча шактый тикшерү уздырып, чарасын күргән. Былтыр 30га якын тикшерү уздырылып, оештыручылары административ җаваплылыкка тартылган, әллә күпме «кулсыз бандит» юкка чыгарылган.

2014 елда беренче тикшерү К.Маркс урамындагы 53нче йортта урнашкан уен бизнесы объектында була. Хуҗасыннан 11 плат һәм 11 монитор алынып, беркетмә төзелә һәм судка җибәрелә. Эшмәкәр суд карары буенча 3 мең сум штраф түли.

Татарстан урамының 20нче йортындагы уен салонында тикшерүдә 4 уен аппараты, 4 моноблок тартып алына. Эшмәкәр кыңгыр эшеннән 3 мең сум штраф түләп котыла.

Васильевоның Мәктәп урамындагы 14а йортында да уен бизнесы белән шөгыльләнү факты ачыклана. Аннан 11 монитор һәм шуның кадәр система блогы тартып алынып, материаллар судка җибәрелә һәм эшмәкәргә 700 мең сум штраф салына.

Яшел Үзәннең Гагарин урамындагы 6нчы, Комаров урамындагы 8а, Солнечная урамындагы 10нчы, К.Маркс урамының 54нче, Рогачев урамының 17а, Заикин урамының 16нчы, Шевченко урамының 7нче йортларында уен салоннарыннан уен аппаратлары кулланылыштан алына, уен бизнесын җәелдерүчеләргә штраф салына.

К.Маркс урамындагы 24нче йортта урнашкан «Спорт бар» барында закон бозылу сәбәпле, 1 лотерея терминалы кулланудан алына. Бу эш буенча материалны полицейскийлар шәһәр прокуратурасына җибәрә. Шундый ук күренеш Ленин урамындагы 47нче йорттагы «Закусочная»да да күзәтелә.

Күргәнебезчә, уен бизнесыннан акча эшләгән эшмәкәрләрне штрафлар артык куркытмый. Бер үк урында күпмедер вакыттан соң шул ук терминаллар пәйда була.

Статистика мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә уен маниясенә бәйле булган 300 меңләп кеше исәп­ләнә. Уен эпидемиясенең масштабы киңәя. Аннан әлегә бердәнбер саклану чарасы - уен автоматларына якын бармау. Акча оту азарты кайберәүләрнең акылыннан көчлерәк булып, алар кәкре каенга терәлеп калуларын сизмичә дә кала. Чынлап та, башта - отыш, ә аннан соң отылу һәм бурычлар...

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Әмин Закиров, 38 яшь, телевидение хезмәткәре:

- Сүземне шуннан башлыйм: мин андый кешеләр рәтенә кермим һәм андый уен белән мавыгуны бик үк акыллы булмаган кешеләрнең юкны бушка уздырып йөрүләре дип исәплим. Бөтен автоматлар да сездән акча каерырга көйләнгән булуын аңлар өчен шулкадәр зур акыл иясе булырга кирәкми. Минем иң нык ачуны китергәне - андый автоматларның шәһәрдә куелуы. Гәрчә аларны вакыт-вакыт җыеп алсалар да, бала-чага күреп өлгерә. Һәм беркатлы бала аның явызлык икәнлеген аңламый. Бәлки, андый агуны шәһәр эчендә урнаштырган өчен җәзаны тагын да катылатырга кирәктер?

Роман Таһиров, 24 яшь, КХТИда укыта.

- Башкаларда эшем юк минем, һәркем дә үзе сайлый юлны. Һәркем тормышта үзенә кирәкне үзе белә, ә минем киләчәгем бүтәндә! Тормышларын рулеткасыз күз алдына китерә алмаган танышларым бар минем. Алар тормышта бернәрсәгә ирешә алмаган кешеләр, хыялсыз, киләчәксез ниндидер уйдырмалы дөньяда гомер итүче булдыксыз кешеләр. Фикеремне беләсегез килсә, мин - андый уеннарга каршы!

Ленар Сафиуллин, Яшел Үзәндә шәхси фирма директорын йөртүче:

- Бу сорауга барысы да уен автоматлары кирәкми дип җавап бирәчәк. Әлбәттә, гади кешеләр. Ә кемнәргәдер ул бик зур табыш китерә. Сез нинди табыш икәнлеген күз алдына да китерә алмыйсыз.

Туганым еш уйный. Бер тапкыр зур акча откан бу, шатлыгыннан эчкән, моны күреп торган малайлар каты кыйнаган, акчасын талап алган. Үзе исә көчкә исән калды. Ә дус егетемне шушы бәла аркасында хатыны ташлап китте.

Инсаф Шәйхуллин, КАИ студенты:

- Уен автоматларында элек уйнаганым бар. Акчамны югалт­каным да, откан чакларым да булды. Монда зур акчалар турында сүз бармый. Тик азартка кереп китмәдем, ул мине бер дә кызыксындырмады. Кирәк әйбер дип тә уйламыйм мин аны. Үземнең дусларым, танышларым арасында да уйнаган кешене белмим. Хәзер дә уйнаучылар бар микән, юктыр. Хәер, кем белә, мавыккан кешегә уен интернетта да бетмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев