Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көтүле авылның киләчәге бар

Яз килүне, табигать уянуны адәм баласы гына зарыгып көтеп алмый. Абзардагы терлекләр дә җылы көннәр килүне сизеп, басу-болыннарга чыгарга ашкына.

Чыгарырсың ла, авылыңда көтү булса! Әллә инде урам тутырып мал-туар кайткан чакларны сагынып искә алырга гына каламы? Районыбыз­ның берничә авылына сездә көтү чыгамы, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Без шалтыраткан күпчелегендә, шөкер, сөендерделәр.
50гә якын сыеры һәм сарыклары булган Күгәй көтүе сусыл, тәмле үлән белән сыйланырга 7 майда ук чыккан. Шунысы да куандыра, өч сыер асраучы гаиләләр дә шактый икән биредә. Аена бер сөтлебикә өчен 700 сум түлисе, ашату чират белән бара. Көтүчеләрнең икесе Күгәйнеке булса, берсе Акъегеттән килеп йөри икән. Авылда эшсез ятучы ир-атлар байтак, шулай да көтүче буласылары килми. Белә алар бу авыр хезмәтнең акча алганда гына җиңел булуын!
Терлек саны бик аз булу сәбәпле, Түбән Урысбага авылында көтү юк икән. Аның каравы Бәчектә җәен һәм көзен 45 баш мөгезле эре терлек һәм сарыклар киң болында йөреп кинәнә. Авыл халкы ирле хатынлы Рүзәлия һәм Рәмис Шакировлар кулына малларын ышанып тапшыра. Монда бәя 500 сум. Югары Урысбагада исә Фәрит Камалов берүзе 17 баш сыерга хуҗа. Аны авылдашлары бик күптәнге көтүче буларак мактый. Бер сыер өчен аена 600 сум түлисе.
Кече Ачасыр халкы малларын 10 майда чыгарган. Шул ук авыл егете Илсур Мөхәммәтҗанов сарыклар һәм 19 баш сыер көтә. Чиратлашып иртән һәм кичен ашаталар, аена 700 сум бирәсе.
Алия Гаязова
***
Көтү быел Әҗәл җирлегенә караган авылларның нибары берсендә - Карашәмдә генә чыккан. Чөнки аларның читтән эзләп табып яллыйсы юк, 20 елдан бирле үз көтүчеләре бар. Ул - Рәшит Нәҗметдинов. Биредә аны, шулай ук, чират буенча ашаталар, сыер башына 700 сум түлиләр. Наратлыда исә мөгезле эре терлек асраучылар саны бер кул бармаклары кадәр дә юк икән. Рус Әҗәлендә дә шул ук хәл. Ә Татар Әҗәлендә көтү әле узган ел чыккан булган. Быел кеше таба алмаганнармы, йә булмаса түләү ягын уйлаганнармы, бу язда терлекләрен арканлауны кулай күргәннәр.
Мамадыш-Әкилдә көтү бер атна тирәсе элек чыккан. Йөзгә якын сыер-таналарны биредә Рафис Җиһаншин, Фаил Галимов һәм Җәүдәт Әдия­туллин саклый. Монда читтән яллау юк, ел саен үз авыл кешеләре көтә. Сыер башына 750 сум алалар. Панау белән Рус Танаенда терлек асраучылар бик әз булу сәбәпле, көтүченең дә кирәге юк. Ә Татар Танае көтүлегендә йөз баштан артык мөгезле эре терлек утлый. Аларны көне буе сусыл үләнле болыннарда туендырып, кичен Илсур Әкрамов, Фәнис Әдиятуллин, Илнур Әюпов һәм Айрат Әхмәтҗанов исән-имин килеш хуҗаларына куып кайтып тапшыра. Бер баш өчен 700 сум. Ике авылда да ашату чират буенча. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин сүзләренә караганда, быел узган ел белән чагыштырганда баш исәпләре арткан (ике көтүгә ике йөздән артык), бер капкадан 2-3 сөтлебикәсен көтүгә озатучы хуҗалык­лар күбәйгән. Афәрин!
Ә менә Карагуҗа авыл җирлегенә кергән хуҗалыклар бөтенләй көтү, көтүче мәсьәләсе белән баш катырып тормый. Алты авылга (Олы һәм Кече Карагуҗа, Олы һәм Кече Күлбаш, Чүрчиле, Синтәк) 202 баш сыер, һәрберсенә берәр генә бозау исәпләгәндә дә, көтүгә йөрерлек 400 тирәсе терлек бар, дигән сүз. Тик бу якларда 10 ел чамасы инде көтү көтелми. Сыерлары шул кадәр акыллы ки, хуҗалары капкадан чыгарып җибәргәч, алар үзләрен-үзе саклый икән. Берничә сөтлебикәнең бергә җыелып, хәтта Бишнә якларыннан ук сәфәр кылып кайтучылары да юк түгел, ди. Бу хәлне ни дип аңларга да юк, җәмәгать: халыкның оеша белмәвеме, әллә көтүчегә түләнәсе акчаны янда калдыру теләге белән аңлы рәвештә башбаштаклык кылуымы? Күз алдыгызга китереп карагыз әле, болыннарда, кырларда бер караучысыз сыерлар утлап йөри - гаҗәп!
Гөлнара ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев