Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күрсәтерлек эшләре бар

«А.М.Горкий исемендәге Яшел Үзән заводы»нда Татарстанга эшлекле визит кысаларында Россия Федерациясе Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев, РФ Идел буе округы буенча Россия Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм башка рәсми затлар булып китте.

Аны озатып йөргән делегация заводның производство цехларында булды, гражданлык һәм хәрби суднолар төзелеш өлкәсендәге перспектив проектлар белән танышты. Шулай ук модернизация һәм техник яктан яңадан кораллану өлкәсендә федераль максатчан программа буенча куелган коралмаларны карады.

Стапель-төзеп бетерү цехында заводның генераль директоры Ренат Мистахов почетлы кунакларга А 145 проектындагы диңгез яры буйлап пассажир ташу билгеләнешендәге уникаль тиз йөрешле теплоходны тәкъдир итте.

Шул ук көнне завод базасында "Яшьләрдә хезмәткә карата, гражданлык җаваплылыгы һәм патриотизм тәрбияләүдә ветераннар оешмасының роле" дигән темага ТР Ветераннар советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков катнашында республика ветераннар оешмалары җитәкчеләре белән "түгәрәк өстәл" булды.

Заводның ветераннар оешмасы шәһәрдә һәм районда иң зурлардан санала. Биредә ике меңгә якын ветеран исәптә тора. Аларның һәркайсы буыннарны тоташтыручы алтын җепкә тиң. Күбесе яшьләр, укучы балалар белән очрашуларга йөреп тәрбия эше белән шөгыльләнә. "Түгәрәк өстәл" артында алар килгән кунаклар белән дә тәҗрибә уртаклашты. Соңыннан ветераннар советлары җитәкчеләре завод цехларында булып, илебез оборона куәтен арттыручы корабльләрне кайда һәм ничек төзелүен үз күзләре белән күрде.

Радик Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев