Котыруга чик куелган
Берновые Ковали авылындагы бер терлектә котыру чире барлыгы ачыкланган иде. Бишнә авылы җирлегенә кергән бу авылда Яшел Үзән ветеринария хезмәте тарафыннан әлеге йогышлы чирне бетерү чаралары үткәрелде һәм декабрь аеннан карантин игълан ителде. Берновые Ковали авылында җитештерелгән ит-сөт кебек продукцияләрен читкә чыгару тыела, дигән сүз бу. Тагын ул-бу килеп чыкмаса,...
Берновые Ковали авылындагы бер терлектә котыру чире барлыгы ачыкланган иде.
Бишнә авылы җирлегенә кергән бу авылда Яшел Үзән ветеринария хезмәте тарафыннан әлеге йогышлы чирне бетерү чаралары үткәрелде һәм декабрь аеннан карантин игълан ителде. Берновые Ковали авылында җитештерелгән ит-сөт кебек продукцияләрен читкә чыгару тыела, дигән сүз бу. Тагын ул-бу килеп чыкмаса, карантин 1 февральдә алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев