Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Көн темасы

Коррупциягә каршы барлык чаралар да яхшы

Агымдагы елның 9 октябрендә ТР Президенты карамагындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы үткән иде. Президент катнашында үткән әлеге утырышны гаммәви мәгълүмат чаралары иң бәхәслесе дип атады. Видеоконференция рәвешендә үткән утырышта барлык районнар да катнашты. Әлеге конференциядә күп җирләрдә, шул исәптән белем бирү өлкәсендә, табибларның хезмәтләрендә, муниципаль контрактлар төзегәндә һәм башка...


Агымдагы елның 9 октябрендә ТР Президенты карамагындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы үткән иде. Президент катнашында үткән әлеге утырышны гаммәви мәгълүмат чаралары иң бәхәслесе дип атады. Видеоконференция рәвешендә үткән утырышта барлык районнар да катнашты.
Әлеге конференциядә күп җирләрдә, шул исәптән белем бирү өлкәсендә, табибларның хезмәтләрендә, муниципаль контрактлар төзегәндә һәм башка өлкәләрдә җибәрелгән хилафлыклар турында әйтелде, гаеплеләргә шелтәләр белдерелде. Менә шул утырышның протоколлары җирле коррупциягә каршы тору комиссияләренә протокол пунктларын тормышка ашыру өчен тапшырылды. Үз чиратында авыл җирлекләре җитәкчеләре дә читтә калырга тиеш түгел. Бу турыда комиссия председателе урынбасары А.Гыймадиев таныштырды.
Быел муниципаль район хисап палатасы кайбер муниципаль контрактларның үтәлешен тикшергән. Иң киң таралган тәртип бозуларның берсе - ул да булса, эшләнергә тиешле хезмәтләрне вакытында төгәлли алмау. Бүген закон катгый. Димәк, вакытында төгәлләү һәрвакытта да подрядчы күз уңында булырга тиеш.
«Шәһәрдә һәм районда коррупциягә каршы пропаганда алып барганда барлык чаралар да яхшы». Бу сүзләр муниципаль район Советы аппаратының халык белән элемтә бүлеге җитәкчесе А.Коршунов чыгышында яңгырады. Бүген район гаммәви мәгълүмат чараларындагы комиссия телефоннары күрсәтелә, коррупциягә каршы комиссия утырышының барлык хисаплары муниципаль район рәсми сайтында (www.zelenodolsk.tatarstan.ru) урын ала. Шулай булуга карамастан, коррупция очраклары турында әйтеп, яки язып бирүчеләр бик аз. Үткәрелгән сораштырулардан күренгәнчә, күбесе коррупциянең бик начар гамәл икәнлеген белдерсә дә, теге яки бу проблеманы хәл иткәндә акча төртәчәге турында искәртә. Шул ук вакытта телевидение дә, газета-журналлар да бу теманы ачып күбрәк материаллар бирелсен иде дип теләк белдерәләр икән.
Ана капиталы тирәсендә дә бөтен нәрсә чиста гына бармый. Бигрәк тә тәртипсез гаиләләрдә акчаны төрле юллар белән үзләштереп, исраф итәргә тырышулар күбәя. Аларга вөҗдансыз риэлторлар да ярдәм итә. Карамалы Тау башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары үзләре җирлекләрендә булган күңелсез хәлләрне комиссия әгъзаларына бәян итте. Ана капиталын төрле юллар белән кулга төшерү өчен Татарстан авылларының яшәргә яраксыз йортларын сатып алулары борчылу тудыра. Тикшергән очракта да аларга тәэсир итү мөмкинлекләре чамалы, чөнки барысы да законлы юл белән эшләнә, риэлторлар ярдәме белән, берсе дә закон кысаларыннан чыкмый.
Комиссия әлеге фактларны игътибарга алырга һәм Яшел Үзән прокуратурасына ана капиталының ни дәрәҗәдә законлы кулланганлыкларын ачыклавын сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде.
И.Илгиз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев