Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көннәр суытуга

Көннәр суытуга шәһәрдә 10 хоккей тартмасы эшли башлаячак. Малайлар һәм кызлар шәһәрнең Северная, Засорин, Тукай, Төзүчеләр, Хаҗиев, Загородная, Заикин урамнарындагы, «Авангард» стадионындагы һәм 15нче мәктәп территориясендә урнаштырылган хоккей тартмаларында рәхәтләнеп тимераякта шуа, хоккей уйный алачак. Хоккей тартмаларының һәркайсы, төзәтеп һәм төзекләндереп тору өчен, нинди дә булса предприятиегә яисә оешмага, кайсы...

Көннәр суытуга шәһәрдә 10 хоккей тартмасы эшли башлаячак. Малайлар һәм кызлар шәһәрнең Северная, Засорин, Тукай, Төзүчеләр, Хаҗиев, Загородная, Заикин урамнарындагы, «Авангард» стадионындагы һәм 15нче мәктәп территориясендә урнаштырылган хоккей тартмаларында рәхәтләнеп тимераякта шуа, хоккей уйный алачак.


Хоккей тартмаларының һәркайсы, төзәтеп һәм төзекләндереп тору өчен, нинди дә булса предприятиегә яисә оешмага, кайсы да булса мәктәпкә беркетелгән. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин әйтүенә караганда, районыбыз авылларында хоккей тартмалары әйбәт кенә эшләп китәргә тиеш. Васильевоның 1нче кадет мәктәбе янына җәй көне 9нчы лицей янындагы хоккей тартмасын күчергән булганнар. Васильево башкарма комитеты, пыяла заводы, 2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы бу көннәрдә аны кышкы сезонга әзерләү белән мәшгуль. Васильевоның 3нче мәктәп территориясендәге хоккей тартмасын яктырту эшләре белән 2нче СМУ шөгыльләнә. Карамалы Таудагы хоккей тартмасын, ватылмасын һәм җимерелмәсен, гомумән, озаграк саклансын өчен, җәй көне җыеп куялар һәм ул, көз җитүгә, Зөя урта мәктәбе янәшәсендә янә калкып чыга. Яшүсмерләр буш вакытын шугалакта файдалы үткәрсен өчен, Карамалы Тау башкарма комитеты яктырту приборлары кую, бүтән төрле эшләрне тәртипкә китерү эшенә керешкән.
Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X