Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көн саен 85 тонна чүп-чар түгелә

Яз җитеп, кар эреп бетүгә тирә-юньне чүп-чардан, кыш буена җыелган шакшыдан чистарту-тазарту кебек үтә мөһим проблема килеп баса. Шимбә көнне узган өмә - тирә-юньне чүп-чардан чистартуга багышланган күләмле һәм бик кирәкле эшнең башы иде. Әмма «Экоресурс» муниципаль унитар предприятиесе шәһәрне чистарту һәм төзекләндерү белән ел әйләнәсендә шөгыльләнә. Предприятие директоры Наил...

Яз җитеп, кар эреп бетүгә тирә-юньне чүп-чардан, кыш буена җыелган шакшыдан чистарту-тазарту кебек үтә мөһим проблема килеп баса. Шимбә көнне узган өмә - тирә-юньне чүп-чардан чистартуга багышланган күләмле һәм бик кирәкле эшнең башы иде.

Әмма «Экоресурс» муниципаль унитар предприятиесе шәһәрне чистарту һәм төзекләндерү белән ел әйләнәсендә шөгыльләнә. Предприятие директоры Наил Фәхретдинов җитәкчеләр киңәшмәсендә үзе җитәкләгән хезмәт коллективының язгы айларга планнары турында сөйләде.
Әйтеп киткәнемчә, ике айлык кысаларында барысы дүрт өмәгә чыгарга тиеш булабыз, аның беренчесендә, һәркайсыбыз намус белән эшләп, үзе яшәгән яисә эшләгән тирә-юньне чүп-чардан чистартты. Әмма озын, салкын кыштан соң, тегендә-монда законсыз түгелгән чүплекләр бихисап, аны бер предприятие көче белән генә башкарып бетереп булмый, шуңа күрә район башлыгы Сергей Батин да киңәшмәдә әйләнә-тирәне чистартуга һәркемне җәлеп итәргә кирәклегенә басым ясады.
Табигый ки, «Экоресурс» МУП җитәкчесе докладында каты көнкүреш калдыкларын түгү мәсьәләсен дә читләтеп үтмәде. Көн саен шәһәрдән 85 тонна каты көнкүреш калдыклары чыгарыла, болар - азык, кәгазь-катыргы, пыяла, пластмасс калдыклар. Полигонга барысы 200 тонна, шул исәптән предприятиеләрнең калдыклары да күпләп түгелә. Чүпнең бер өлеше икенче чимал буларак файдаланыла: Яшел Үзәндә өч урында - К.Марск һәм Энгельс урамнарында, Мирныйда кәгазь-катыргы, металл, полиэтилен (ПЭТ шешәләр) җыю пунктлары бар. Әлеге көнкүреш калдыкларын вакытлыча эшләмәүче кешеләр җыеп тапшыра. Көн саен 2,5 тонна шундый чимал җыела. Тапшырган өчен акчаны урынында ук түлиләр. Аннары чүп-чар дип аталган әлеге чималны «Экопэт», «Вторресурсы» ширкәтләренә, Марбумкомбинатка илтәләр. Пыялага, пластикага һәм текстильга әлегә ихтыяҗ юк югын, әмма әз генә өмет бар: Васильево пыяла заводы яңа төр продукция эшләп чыгаруга күчсә, пыяла калдыкларын ала башларга мөмкин. Һәрхәлдә, пыяла калдыкларын җыеп тапшыруга алар белән килешү төзелгән.
«Экоресурс» муниципаль унитар предприятиесенең эше - күпкырлы. Урамнарга һәм скверларга утырту өчен чәчәк үсентеләре үстерү белән дә шөгыльләнә предприятие. Утыртылган чәчәкләрне тәрбияләп үстерү, су сибү дә аның эше. Шәһәр мунчаларының, чиста һәм кайнар булып, өзеклексез эшләве өчен дә алар җаваплы. Фонтаннарны карап, чистартып тору да, яз көне агач ботакларын кисү, җәй көне үләннәрне кисеп тигезләү дә - алар карамагында. Бөтен бу эшләрне башкарып чыгу, шәһәр хуҗалыгын тәртиптә тоту өчен, «Экоресурс» МУПның кирәкле бөтен җайланмалары һәм механизмнары, транспорты бар, әмма шәһәрне, үзебез яшәгән тирәлекне чиста тотуга һәркайсыбыз өлеш кертергә тиеш.

Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X