Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күккә карап эшлибез

Быелгы яз игенчеләрнең түземлеген сынады шикелле. Җылытып-җылытып алса да, явым-төшем килеп эшләрне өзгәләп торды. Җирнең тигез өлгермәве аркасында чәчү төгәлләнмәде әле. Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әйбәт әзерләнгәннәр иде анысы. «Авангард» акционерлык җәмгыяте, мәсәлән, үзе генә дә өч чәчү агрегаты әзерләгән иде. Әмма җир өлгермәгән булса, чәчүне ашыктыруда мәгънә юк....

Быелгы яз игенчеләрнең түземлеген сынады шикелле. Җылытып-җылытып алса да, явым-төшем килеп эшләрне өзгәләп торды. Җирнең тигез өлгермәве аркасында чәчү төгәлләнмәде әле.

Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әйбәт әзерләнгәннәр иде анысы. «Авангард» акционерлык җәмгыяте, мәсәлән, үзе генә дә өч чәчү агрегаты әзерләгән иде. Әмма җир өлгермәгән булса, чәчүне ашыктыруда мәгънә юк. Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, һава шартлары мөмкинлек биргән җирләрдә башкарылган эшләр түбәндәгечә: бөртекле культуралар - 8300, көнбагыш - 4200, кукуруз - 4200, рапс - 1000, берьеллык үләннәр 3600 гектар җирдә чәчелгән. Соңгы көннәрдә хуҗалыклар, нигездә, терлек азыклары чәчү белән мәшгуль һәм шулай ук чүп үләннәренә, корткыч бөҗәкләргә каршы тиешле чаралар үткәрәләр.
Терлекчелектә исә, язга бәйле эшләр вакытында үтәлде. Хуҗалыклар терлекләрен, оешкан төстә, җәйләүләргә чыгардылар. Бу тармакта аеруча уңышлы эшләп килүче хуҗалык «Табигать байлыклары» муниципаль унитар предприятиесе. Хайваннарны җәйләүгә чыгарганчы ук, анда сөт әйбәт җитештерелгән. Узган айда хуҗалык 345 центнер сөт сатып, 616 мең сум керем алган. Быел маллар өчен 89 гектар җирдә солы һәм кукуруз чәчкән.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X