Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Китап – тормыш көзгесе

Алдыбызда - яңа китап. Ул рус телендә язылган һәм «Зеленодольск. 80 лет созидания» дип атала. Китап Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы С.Батинның кереш сүзләре белән башланып китә, анда шәһәребезнең 80 еллык эшчәнлегенә, тарихына зур урын бирелә. Китап алты өлештән тора: «Зеленодольск. История и...

Алдыбызда - яңа китап. Ул рус телендә язылган һәм «Зеленодольск. 80 лет созидания» дип атала. Китап Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, Яшел Үзән муниципаль район башлыгы С.Батинның кереш сүзләре белән башланып китә, анда шәһәребезнең 80 еллык эшчәнлегенә, тарихына зур урын бирелә.
Китап алты өлештән тора: «Зеленодольск. История и памятные места; Зеленодольск. Гордость города и района; Промышленный Зеленодольск; Зеленый Дол. География и экология; Спорт, культура, молодежь; Так живем!»
Китап - шәһәрнең 80 еллыгына багышланган. Юбилей уңаеннан барлык вакыйгалар да 80 еллык тарих белән бәйләнгән. Шул уңайдан, китапта 80 еллык елъязма, 80 икътисади идея һәм проект. Яшел үзәнлеләрнең спорттагы 80 җиңүе һәм казанышы күрсәтелгән, шәһәрнең горурлыгы булган Советлар Союзы Геройлары, мактаулы гражданнары, шәһәр һәм район алдындагы уңышлары өчен бүләкләнгән шәхесләре, төрле елларда шәһәрне һәм районны җитәкләгән (1920-2011) җитәкчеләрнең исемнәре күрсәтелгән, фотолары бирелгән.
Якташларыбыз Каюм Насыйри, Константин Васильев, Федор Шаляпин, Александр Понятовларның иҗаты, тормыш юлы, М.Горький исемендәге, Серго исемендәге заводлар эшчәнлеге киң яктыртылган. Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы, «Майский» теплица комбинаты, Васильеводагы пыяла заводы, Яшел Үзән машина төзелеше заводы, «ЭРА» предприятиесенең казанышларына зур урын бирелгән.
Китапта төбәгебезнең экологиясенә, географиясенә аеруча басым ясалган, ул зур осталык белән фәнни казанышларга таянып тасвирланган, районыбызның табигать пейзажлары, Идел-Кама дәүләт заповеднигы, Әйшә авылыннан ерак булмаган Сумка елгасы буена урнашкан соры челән колониясе, шәһәр паркы, Зөя елгасы турындагы сокланырлык язмалар беркемне дә битараф калдырмый.
Спорт, мәдәният, яшьләргә багышланган бүлек бу өлкәләрдә уңышка ирешкән якташларыбызга дан җырлый. Алар арасында данлыклы якташларыбыз Евгений Белов, Антон Бочкарев, Андрей Деманов, Анастасия Доценко, Андрей Ларьков, Олег Клементьев та бар.
«Так живем» дип исемләнгән соңгы бүлектә шәһәр һәм районыбызның бүгенге көннәре - тормышы, көнкүреше киң яктыртыла, мәгариф, мәдәният, спорт темаларына урын түрдән бирелә, сугыш һәм хезмәт ветераннарының язмышы күрсәтелә, буыннар эстафетасы дәвам итә.
Китап - шәһәребезнең 80 еллыгына зур бүләк. Шәһәребез һәм районыбыз тарихында нәшер ителгән басмаларның иң яхшысы. Ул сыйфатлы кәгазьдә басылган, оста фотографлар тарафыннан искиткеч фотолар белән бизәлгән.
Китапны нәшер итүдә редакция советы, Сергей Батин, Раиса Афанасьева, Айрат Гыймадиев, Александр Коршунов, Диләрә Шәмсетдинова, Георгий Мюллер, Марат Хәялетдинов, Матвей Самсонов, шулай ук Яшел Үзән шәһәре һәм районы предприятиеләре, оешмалары коллективларының ярдәме зур булган.

Әхәт Садриев,
туган як тарихын өйрәнүче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250