Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кисәтелгән, димәк, коралланган

Узган шимбәдә безнең район һәм шәһәр территориясендә электр сиреналары, производство гудоклары тавышы яңгырап торды. Соңгы елларда беренче тапкыр республикада гражданнар оборонасының төбәк автоматлаштырылган үзәкләштерелгән хәбәр итү системасы тикшерелде. Бурычы - кешеләр игътибарын җәлеп итү. Сиреналар тавышы ишетелү белән радиотрансляция приемникларын һәм телевизорларны кабызып, махсус хәбәр тыңларга кирәк иде. Сирена тавышын...


Узган шимбәдә безнең район һәм шәһәр территориясендә электр сиреналары, производство гудоклары тавышы яңгырап торды.

Соңгы елларда беренче тапкыр республикада гражданнар оборонасының төбәк автоматлаштырылган үзәкләштерелгән хәбәр итү системасы тикшерелде.
Бурычы - кешеләр игътибарын җәлеп итү. Сиреналар тавышы ишетелү белән радиотрансляция приемникларын һәм телевизорларны кабызып, махсус хәбәр тыңларга кирәк иде.
Сирена тавышын ишетмәгәннәр өчен урамнарда ашыгыч хезмәт күрсәтү автомобильләре сигнал-тавыш көчәйткеч җайланмалар аша хәбәр бирде. Шулай ук мәчетләр, тимер юл станцияләре, автовокзаллар, зур супермаркетлар һәм кәрәзле телефон челтәре операторлары мөмкинлекләре кулланылды. Авыл җирлекләрендә хәбәрләшү старосталар һәм авыл җирлекләре башлыклары аша башкарылды.
Тикшерү күрсәтүенчә, Тургенев, Украинская, Татарстан, Фрунзе, Футбольная урамнарында, Төзүчеләр проспектында сирена тавышын күбесе ишетмәгән. Гәр микрорайны бөтенләй сигналсыз калган. Шәһәрдә 13 сиренаның 9ы гына эшләгән. «Родина» мәдәният сарае, суднолар төзү көллияте, «Петро» ширкәте, ЗУМ биналарында сирена бирүче җайланмалар төзек булмаган. Эшләгәннәре дә рәтле-башлы ишетелмәгән.
РУЭС хезмәткәрләре аңлатуынча, хәбәрләшү системасы искергән һәм заман таләпләренә җавап бирми. Мирный бистәсендә биек йортлар хәбәрләшү системасы белән тәэмин ителмәгән. ЯҮМР башлыгы Сергей Батин әйтүенчә, хәзер яңа төзелеш проектларына хәбәрләшү системасы җайланмасын урнаштыру мәҗбүри шарт итеп куелачак.
- Мәгълүмат бөтен яклап килергә тиеш, - ди башлык. - Кемдер хәбәрне телефоннан, кемдер телевизордан, интернеттан белергә мөмкин. Иң мөһиме тиз һәм паникасыз эш итәргә, сирена тавышы килә икән, аның белән кызыксынырга кирәк.
Резидә Йосыпова,
8нче федераль янгын сагы отрядының матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев