Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күгәй егетләре – Республика данын яклый

Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда 15-18 яшьлек яшүсмерләр арасында татар-башкорт спорты көрәше буенча Россия беренчелеге үтте. Ярышка илнең төрле төбәкләреннән - Башкортстаннан, Чувашия, Мордовия, Марий-Элдан, Ульяновск, Хатны-Мансийск, Кырым, Караваево-Черкеск, Чиләбе, Оренбург өлкәләреннән яшь көрәшчеләр килде.

Мәртәбәле ярышта республика данын яклап, җыелма команда составында Мамадыш, Әлмәт, Тукай, Кукмара, Арча, Актанышның яшь көрәшчеләре белән беррәттән Күгәй егете Рәмзис Заһидуллин да чыгыш ясады һәм, җиңү яулап, Россия чемпионы исеменә лаек булды. Шушы җиңүе белән спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәде.
- 15 яшьтә спорт мастерлыгы нормасын бик сирәк көрәшчеләр -иң тырышлары һәм киләчәге бик нык өметле булган спортчылар гына үти, - ди Тау ягының данлыклы көрәшчесе, татар көрәше дип җан атып яшәүче һәм төбәгебездә милли спортның үсүенә саллы өлеш кертүче Әнәс Локманов.
Шунысын да әйтергә кирәк, Заһидуллиннар гаиләсендә Рәмзис беренче генә көрәшче түгел. Аның абые Рәнис Заһидуллин да заманында «Яшел Үзән» газетасы призына үткәрелгән ярышларда актив катнашты. Спортның бу төре белән шөгыльләнүе аны бөтен уңай сыйфатлар өстенә көч тә таләп ителгән һөнәр иясе - янгын сүндерүче һөнәрен сайлауга этәргә һәм хәзер яхшы гына хезмәт итә.
- Баланы яшьтән күреп, шушы спорт төренә булган сәләтен үстерү өчен остаздан бик күп нәрсә таләп ителә. Бу күзлектән караганда Алмаз Шәйхенуров зур эш эшли, - дип бәя бирде Рәмзиснең тренерына үзе дә бик күп батырлар тәрбияләгән Динар Хәлилов.
Бүгенге көндә чемпион тренеры белән берлектә Актанышта Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиев кубогына үткәреләчәк ярышларга әзерләнә. Рәмзис монда да сынатмас, дип уйлыйбыз. Исеме дә ышанычлы кеше дигәнне аңлата.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев