Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күңел җылысы белән

Безнең заводның ветераннары, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ел башыннан Бөек Җиңүнең 67 еллыгына әзерлек кысаларында ветераннар советы музей белән берлектә сугышның теге яки бу этабына багышланган тематик кичәләр уздырды. Мәсәлән, гыйнварда без Ленинградның фашистлардан азат ителүенә 69 ел тулу уңаеннан Ленинград блокадасын...

Безнең заводның ветераннары, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре һәрвакыт игътибар үзәгендә. Ел башыннан Бөек Җиңүнең 67 еллыгына әзерлек кысаларында ветераннар советы музей белән берлектә сугышның теге яки бу этабына багышланган тематик кичәләр уздырды.

Мәсәлән, гыйнварда без Ленинградның фашистлардан азат ителүенә 69 ел тулу уңаеннан Ленинград блокадасын узучылар һәм Ленинградны азат итүчеләрнең өйләрендә булдык, завод җитәкчелеге тарафыннан бирелгән бүләкләрне тапшырдык.
Февральдә Яшел Үзән суднолар төзү колледжында Сталинград сугышының 69 еллыгы уңаеннан ветераннар студентлар белән очрашты.
8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне җитәрәк ветераннар оешмасы активистлары ялгыз яшәүче тыл ветераннарында булып, бүләкләр тапшырды.
7 апрель Советлар Союзы Герое, сугыш һәм хезмәт ветераны И.М.Засоринны Җиңү паркында Советлар Союзы Герое барельефы янында 3нче гимназия һәм 1нче лицей укучылары искә алды. Анда Яшел Үзәннең мактаулы гражданы С.Солтанов та катнашты.
Шулай ук Бөек Ватан сугышы тарихының Җиңүгә таба борылышын хәл иткән Орлов-Курск бәрелешенә, Мәскәүне фашистлардан саклауга багышланган тематик кичәләр планлаштырылды.
Социаль планда ветераннар өчен күп эшләнә. Мәсәлән, Җиңү көненә «Дельфин» шифаханәсенә ташламалы 20 юллама бүлеп бирелде, ел дәвамында ай саен 3 юллама биреләчәк.
Бөек Җиңүнең 67 еллыгына әзерлек чорында завод көче белән ике сугыш ветеранының һәм ике тыл хезмәтчәненең фатиры ремонтланды. Җиңү көнендә барлык ветераннарга 500 сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.
Бу хөрмәтле ветераннарыбызга күрсәтелгән кадер-хөрмәтнең тулы исемлеге түгел. Без сугыш кырларында фашистларга каршы көрәштә героизм үрнәкләре күрсәткән, тылда хезмәт батырлары булган кешеләр алдында бәяләп бетергесез бурычлы. Һәм бүген, барлык ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңү белән тәбрик итеп, нык сәламәтлек, оптимизм, күңел тынычлыгы телибез. Якыннарыгызның кайгыртуын тоеп, озак яшәгез, кадерле ветераннар!
В.Борисова,
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» җәмгыятенең ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев