Картаябыз
2012 елның 1 декабрендә Россия Пенсия фондының Яшел Үзән идарәсендә 48527 пенсионер исәптә торган. Шәһәрдә һәм районда яшәүче барлык халыкның 30,2 проценты - пенсионер. 14976 пенсионер эшләвен дәвам итә. Пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр хакында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә Россия Пенсия фондының Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе Ольга Корсакова доклад...
2012 елның 1 декабрендә Россия Пенсия фондының Яшел Үзән идарәсендә 48527 пенсионер исәптә торган. Шәһәрдә һәм районда яшәүче барлык халыкның 30,2 проценты - пенсионер. 14976 пенсионер эшләвен дәвам итә.
Пенсиягә кагылышлы мәсьәләләр хакында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә Россия Пенсия фондының Яшел Үзән идарәсе җитәкчесе Ольга Корсакова доклад ясады. Табигый ки, чыгыш ясаучының доклады саннар белән тулы иде.
2012 елның 11 аенда 2848 пенсия билгеләнгән. 2011 елның башы белән чагыштырганда пенсионерларның гомуми саны 947 кешегә арткан. Идарәгә пенсия билгеләүне сорап бирелгән гариза 10 көн эчендә карала һәм тикшерелә. Пенсия билгеләү срогын киметү максатыннан, лаеклы ялга чыгасы затлар белән алдан эш алып барыла: кешенең стажы һәм хезмәт хакы турындагы мәгълүматка төгәллек кертелә. Хезмәт хакы түбән булганда хезмәт эшчәнлегенең теләсә кайсы 60 ае дәвамындагы белешмәне соратып алдыралар. Мәгълүм булганча, быел 1 февральдән хезмәт пенсиясе - 7 процентка, 1 апрельдән - 3,41 процентка, социаль пенсия 14,1 процентка артты. Пенсионерлар пенсияне Саклык банкы, Татфондбанк, Ак барс банкы аша ала. 24817 пенсионер (54 процент) пенсияне элемтә бүлеге аша алуны җайлы дип тапкан. Узган 11 айда 5139,44 миллион сум пенсия түләнгән.
Докладчы пенсия идарәсенә бурычлылар исемлеген дә атады: болар - 2нче СМУ, «Петро», «Восход», «ВЛК», «ЗТП», «Промстройматериалы» ширкәтләре.
Дүшәмбе киңәшмәсендә «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыятенең «Зеленый дол» информация үзәге директоры Татьяна Витовская чыгыш ясады. Ул нигездә телевидение эшен яктыртты. Яшел Үзән телевидениесе эшеннән һәркайсыбыз хәбәрдар: журналистларның республика иҗади бәйгеләрендә еш кына лауреат булуы шәһәр һәм район телевидениесендә югары квалификацияле хезмәткәрләр эшләвен раслый. Шәһәрдә моннан 20 ел элек эшли башлаган телевидение төрлечә эшләде: соңгы вакытта торгынлык кичерә иде. Әмма телевидениегә яңа җитәкче билгеләнгәч, эшләре күзгә күренеп яхшыра бара. Соңгы вакытта яшүсмерләр, балалар өчен махсус тапшырулар чыга башлавы да күңелле. Шәһәр хезмәтләре эше киң яктыртыла. Аерым хезмәт коллективлары заказы буенча фильмнар эшләнә. Хәзерге вакытта муниципаль районның 2012 елдагы эше турында фильм әзерләнә. Безнең белән бергә шәһәрдә шундый көчле иҗат коллективы эшләвенә ихластан сөенәбез һәм коллегаларыбызга яңа иҗат уңышлары юлдаш булуын телибез.
Киңәшмәдә полиция җитәкчесе урынбасары Константин Малыгин узган атнада хокук тәртибен саклау торышы турында мәгълүмат бирде.
Муниципаль район башлыгы Сергей Батин, узган атнага йомгак ясап, мөһим вакыйгаларга аерым тукталды.
Әлифел Таразова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев